news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Ифтар мәҗлесе уздырды

1 июнь көнне өлкә Ифтары узачак. Әлеге чарага 3000 мөселман чакырулы.

Ульяновск өлкәсендә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Ифтар мәҗлесе уздырды
tatar-congress.org

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Ульяновск өлкә татар автономиясе каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы быел беренче тапкыр шәһәр рестораннарының берсендә Ифтар мәҗлесе уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада оешма әгъзаларыннан тыш, төрле дәрәҗәдәге депутатлар ,эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгърифәт хезмәткәрләре, журналистлар чакырулы иде.

Мәҗлесне өлкә мөселман хатын-кызлар оешмасы рәисе, хаҗия Асия ханым Мөлекова алып барды. Ул бүгенге заманда татар гаиләсендә милли тәрбия эшен алып бару, ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте турында вәгазь сөйләде. Татар телен саклау мәсьәләсенә дә тукталып, Асия ханым гаиләдә бала-оныкларыбыз белән бары тик әби-бабай телендә генә аралашырга чакырды.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина мондый чараларны ел саен уздырырга һәм оешма тирәсенә тагын да күбрәк яшь ханымнарны, зыялы эшмәкәрләрне тартырга чакырды.

Ә 1 июнь көнне өлкә Ифтары узачак. Оештыручыларның әйтүенә караганда, чарага 3000 мөселман чакырулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100