news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе татарлары лидеры Рәмис Сафин: Татар телен якларга кирәк

Ульяновск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты рәисе Россия татарларын туган телне яклау мәсьәләсендә бердәмлеккә чакырды.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Ульяновск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин Россия татарларын туган телне саклау мәсьәләсендә бердәмлеккә чакырды. "Бүгенге вәзгыятьтә безгә аеруча бердәм булырга, татар телен яклап, мөрәҗәгатьләр белән чыгарга кирәк дип саныйм мин", - диде ул бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышында. 

Рәмис Сафин фикеренчә, татар мәгарифенең бурычы - тел өйрәтү генә түгел, ә телгә бәйле рәвештә, балага татар тарихы, мәдәнияте турында да мәгълүмат бирү. 

“Мәктәптә булмаса, гаиләдә бала белән татарча сөйләшегез, диләр. Дөрес, гаиләдә татарча сөйләшсәң, бала сөйләм телен өйрәнә. Ә менъеллык тарихыбыз, татар язучылары турында алар кайдан белергә тиеш? Алар бу турыда бары тик мәктәптә генә белеп кайталар. Бүгенге Россиядә кайчандыр дәүләт тоткан ике генә милләт бар. Аның берсе татарлар булса, икенчесе руслар”. Бу хакта да балалар мәктәптән белергә тиеш дип саный Рәмис Сафин. 

"Хәтеремдә, сугышны, ачлыкны күргән әби-бабайларыбыз “Барысына да түзәрбез, сугышлар гына булмасын”, диләр иде. Хәзер безгә, 21нче гасырда, “Барысына да түзәрбез, телне генә алмасыннар”, диясе кала. Еллар узгач та, безнең бала-оныкларыбыз алдында йөзебез кызармасын иде. Явыз Иванның Казанны яулап алу вакыйгаларына бәя биргәндә, кайбер галимнәр татарларны “кайберләре адашып, кайберләре дошманга сатылып дәүләтләрен югалткан” дип сөйлиләр. Еллар-гасырлар узгач та, безнең оныкларыбыз да безнең турыда “Безнең әби-бабаларыбыз туган телебезне дә, дәүләтне югалткан сыман, саклап кала алмаганнар” дип әйтмәсеннәр иде", - ди Рәмис Сафин.

Исегезгә төшерәбез, бүген татар теленең дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачагы билгеле булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында республика прокуроры Илдус Нәфыйков әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100