news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсе Красный Гуляй бистәсе мәчетендә район ифтары булды

Өлкә мөфтие, төбәк диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мөселман кардәшләребезне бердәмлеккә һәм мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр санын арттырырга, яшьләрне намаз юлына тартырга өндәде.

Ульяновск өлкәсе Красный Гуляй бистәсе мәчетендә район ифтары булды
http://emetul73.ru.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульновск өлкәсенең Красный Гуляй бистәсе мәчетендә район ифтары узды. Ифтар мәҗлесен бистәдә яшәүче эшмәкәр Азиз Камалов үткәрде.

Мәҗлескә хөрмәтле кунаклар — Сенгилей район хакимияте башлыгы Михаил Самаркин, район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Рамис Саржанов, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин һәм күрше Силикатный бистәсеннән вәкилләр килгән иде. БУ турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Мәҗлесне Рафаэль Мумязин «Ясин» сүрәсен уку белән башлап җибәрде. Аннары имам-хатыйб Рамис хәзрәт тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Өлкә мөфтие, төбәк диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мөселман кардәшләребезне бердәмлеккә һәм мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр санын арттырырга, яшьләрне намаз юлына тартырга өндәде.

«Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызның тоткан уразаларын, укыган тәравихларын кабул итсен, саулык-сәламәтлек белән гает намазында очрашырга насыйп булсын!» — диде мөфти.

news_right_1
news_right_2
news_bot