news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсе ифтары 3 меңнән артык мөселманны җыйды

Өлкә ифтары быел 11 тапкыр оештырылган.

Ульяновск өлкәсе ифтары 3 меңнән артык мөселманны җыйды
tatar-congress.org

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). 1 июньдә Ульяновск шәһәренең иң зур спорт сараенда – “Волга-Спорт-Арена”да өлкә ифтары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм “Сембер” бизнес-клубы тарафыннан быел инде унберенче тапкыр оештырылган күркәм мәҗлестә шәһәрнең төрле почмакларыннан һәм барлык авыл районнарыннан җыелган өч меңнән артык мөселман кардәшебез катнашты. 

Өлкә ифтарында катнашучыларны беренче булып Губернатор Сергей Морозов сәламләде. Ул әлеге күркәм чараны оештыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган өчен региональ диния нәзарәте белән бизнес-клубка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Авыз ачу мәҗлесе Аллаһы Тәгаләдән изге Рамазан аенда тоткан уразаларны, үткәргән ифтарларны, укыган тәравих намазларын, игелекле эш-гамәлләрне кабул итүен сорап дога кылу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot