news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе губернаторы Димитровградта федераль Сабан туе уздырырга тәкъдим иткән

Сергей Морозов Ульяновскидагы татар иҗтимагый оешмалар вәкилләренә өлкә үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткергән.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Димитровград шәһәрендә федераль Сабан туе уздыруны тәкъдим иткән. Бу хакта "Татар-информ"га Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Бүген Васил Шәйхразиев Ульяновскида Идел буе федераль округы татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән үткәргән очрашуда Сергей Морозов та катнашкан. Татар милли лидерлары алдында чыгыш ясаганда, губернатор төбәктә тагын бер тапкыр федераль дәрәҗәдәге Сабан туе уздыру тәкъдимен әйткән. “Бу бәйрәмне без бик яратабыз һәм кабат үзебездә уздырырга әзер. Якын елларда булмаса, 2022 елда Советлар иле оешуга 100 ел тулачак, без шушы елда федераль Сабан туен Димитровград шәһәрендә уздырыр идек”, - дигән Морозов.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновскида инде өч тапкыр федераль Сабан туе узды. 

Сергей Морозов шулай ук Ульяновскидагы татар мәктәбе төзәкләндереләчәген дә әйткән. 

Сергей Морозов Ульяновскидагы татар иҗтимагый оешмалар вәкилләренә өлкә үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткергән. Үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Сергей Морозовка “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең Халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаль тапшырган.

"Губернаторның безнең очрашуга килеп, анда катнашуы - үзенә күрә бер үрнәк булды. Ул, татарларга рәхмәтле булып, сүз тотты, безнең өчен бу бик әйбәт гамәл", - диде Шәйхразиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100