news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск каласында хезмәт итүче Кайбыч районы солдатлары хәрби ант бирде

Анда Кайбыч районыннан өч егет хезмәт итә.

(Кайбыч, 15 февраль, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Ульяновск каласында хезмәт итүче Кайбыч районы солдатлары присяга кабул итте, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Анда Кайбыч районыннан өч егет хезмәт итә. Шуларның икесе бу көнне хәрби ант бирде. Әлеге тантанага район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин, егетләрнең әти-⁠әниләре дә барды. 

Хәрби частька килеп җиткәндә, ант бирәчәк солдатлар, роталарга бүленеп, сафка тезелеп баскан иде. Араларыннан үзебезнекләрне – Кече Кайбыч авылыннан Раил Вәдыйгуллин, Мәлкидән Николай Гавриловны эзләдек. Улларының хәрби ант бирүләрен карарга Башкортстаннан да, Ерак Көнчыгыштан, Хабаровск, башка район-шәһәрләрдән дә килгәннәр.

Менә хәрби часть командиры, полковник Александр Молчановның «Ант бирергә әзерләнегез!» дигән көр тавышы яңгырады. Солдатлар, берәм-берәм саф алдына чыгып, хәрби ант бирде һәм бу хактагы документка кул куйды Йөзләрендә горурлык хисләре. Илебезнең ышанычлы сакчылары булырга сүз бирделәр.Тантанадан соң егетләрнең әти-әниләре, туганнары белән очрашты.

Әле узган елның көзендә генә хәрби хезмәткә алынсалар да, сагынышырга өлгергәннәр. Кече Кайбычтан Гөлүсә һәм Рамил Вәдыйгуллиннар, Мәлкидән Марина һәм Михаил Гавриловлар улларын кочып алды. Шушы җаваплы көн уңаеннан, әти-әниләре килгән солдатларны кичке сәгать җидегә кадәр шәһәргә чыгарачаклар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров Кайбыч егетләрен ант бирүләре уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлады. – Хәзер сез чын солдатлар булдыгыз. Киләчәктә биргән антыгызгы тугры калып, намус белән хезмәт срогын үтәрсез дип ышанам. Бер ел вакыт сизелми дә үтеп китәр, район, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәгез, – диде ул. – Биредә солдат тормышы өчен бөтен шартлар да тудырылган. Моңа кадәр хәрби частьләрдән безнең егетләр турында гел җылы хәбәрләр, рәхмәт хатлары гына килеп торды, сез дә сынатмассыз дип уйлыйм. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин әйтеп узганча, әлеге часть белән Апас, Кайбыч районнары 2014 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Шуңа да элемтәләр елдан-ел ныгый бара.

– Улыбыз хәрби ант биргәндә, үземнең солдатта булган чакларым күз алдыма килеп басты. Илдә тынычлык булса да, безне канкойгыч сугышлар барган Әфганстан җиренә җибәргән иделәр. Анда сугышчан хәрәкәтләрдә дә катнашырга туры килде. Мондый вакытта солдатлар арасында дуслык хисләре аеруча ныгый ул. Хезмәттәшләребезне югалту ачысын да татырга туры килде. Улларыбыз тыныч чорда хезмәт итә. Аларга без күргән мәхшәрләрне күрергә язмасын иде, террорчылыкка юл куелмасын, ил-көннәребез тыныч булсын, – диде Рамил Вәдыйгуллин, дулкынлануын яшерә алмыйча.

Аның улы Раил армиягә Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң алынган. «Югары белем алгач, тормышны күзаллау да башкачарак, хезмәт тә җиңел бара», –диде ул. Әңгәмәбезгә Николайның әтисе Михаил Гаврилов та кушылды: – Мин хәрби хезмәтне Чита шәһәрендәге юл-комендант гаскәрләрендә үткән идем. Анда Татарстаннан ун кеше идек. Хәрби бурычны үтәвемә дистәләгән еллар үтсә дә, андагы вакыйгалар, хезмәттәш дуслар бүгенгедәй хәтердә. Улларыбыз армия мәктәбен уңышлы узып, аны сагынып искә алырлык итеп хезмәт итсеннәр иде.

– Армиягә Казан авиация техникумын тәмамлаганнан соң киттем. Раил белән бер ротада, төрле взводларда хезмәт итәбез. Хәрби ант кабул иткәннән соң, безне Ульяновск каласыннан 45 чакрым ераклактагы “Ташлы” өйрәнү үзәгенә җибәрәчәкләр. Алты ай өйрәнүләр курсы узгач, Ульяновск каласында хезмәтебезне дәвам итәчәкбез. Әти-⁠әни, туганнар белән ял көннәрендә кәрәзле телефон аша сөйләшеп торабыз. Казанда хәрби комиссариатта безгә телефоннар биргәннәр иде, – диде Николай үзе.

Ульяновск каласында хәрби хезмәт срогын үтүче өченче якташыбыз Кушкүл авылы егете Евгений Ефремов. Ул хәрби хезмәткә язгы чакырылышта алынган. Биредә Апас районыннан да биш егет хәрби бурычын үти. Ант кабул итү тантанасына аларның да әти-⁠әниләре, туганнары килгән иде. Ата-⁠аналар улларының яшәү шартларын күреп, күңелләрен тынычландырыр, яшь солдатларның да сагыну хисләре сүрелер, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100