news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск Ислам мәдәният үзәгендә татар балалары өчен ифтар ашы үткәрелде

Ульяновск Ислам мәдәният үзәгендә татар балалары өчен ифтар ашы үткәрелде
Фото: "Өмет" газетасы телеграм-каналы

Ульяновскиның Засвияжье районы Ислам мәдәният үзәгендә татар балалары өчен ифтар ашы үткәрелде. Мәҗлескә якшәмбе мәктәбенә – татар теле курсларына йөрүче балалар чакырылган. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Башларына түбәтәй кигән малайлар һәм яулык бәйләгән кызлар әти-әниләре, әби-бабалары белән бергә билгеләнгән вакытка мәхәлләгә җыелдылар. Балаларны укытучылары Рузия Хәлимова ачык йөз белән каршы алды һәм мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары идәнгә рәт-рәт тезелешеп утырган малайлар һәм кызлар татар теле дәресләрендә өйрәнгәннәре буенча әти-әниләре алдында имтихан тоттылар, дини темага викторинада актив катнаштылар.

Мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Рамазан ае, ураза тоту кагыйдәләре турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов ана теле дәресләренә йөрүче балаларга, ата аналарына соклануын белдерде, мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде .Өлкәннәр белән бергә авыз ачканнан соң, балаларны хәләл ризыклардан әзерләнгән ифтар мәҗлесе көтә иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100