news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ульяновск эшмәкәре Әсхәт Насыйбуллин турында: Бәхетен туган җирендә тапкан

Ульяновск эшмәкәре Әсхәт Насыйбуллин турында: Бәхетен туган җирендә тапкан
Фото: https://emet73.ru, "Өмет" газетасы

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында И.Хасибовның «Бәхетен туган җирендә тапкан» дигән язмасы чыкты.

Бай тарихлы Иске Кызылсу авылы тырыш, уңган һәм булдыклы кешеләре белән тирә-юньдә дан тота. Хәләл малны тир түгеп табучы фермер Әсхәт Насыйбуллин шуларның берсе.

Бөтен гомерен туган җиренә, туган авылына багышлаган Әсхәт Миннәхмәт улы Насыйбуллин 1963 елның 27 августында гади, тәртипле, иманлы һәм хезмәт сөючән гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Миннәхмәт Нәсибулла улы озак еллар колхозда бригадир, мастерской мөдире булып эшли. Ә әнисе Разия Сингатулла кызы гомере буе авыл халкына почта тарата, хатлар өләшә.

Ул чактагы бик күп хатын-кызлар кебек әниләре баланы табуга ук диярлек эшкә чыгуы сәбәпле, нарасыйны карап үстерү мәшәкатьләре күбрәк бертуган апасы Асия җилкәсенә төшә. Ул энесен кече яшьтән үк бакча һәм йорт, терлек карау эшләренә өйрәтә. Әсхәт авыл тормышын, җирдә эшләүне яратканга, җәйге каникуллар вакытында колхозга механизатор ярдәмчесе, плугарь һәм штурвальный булып урнаша.

Бөтен күңеле белән техникага тартылучы егет, авыл мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Вузда инженер-механик һөнәрен үзләштерү белән беррәттән, студентлар отряды активисты буларак җәен комбайн штурвалы артына утырып урып-җыю эшләрендә катнаша.

Кулына яңа гына диплом алган яшь белгечне Совет Армиясе сафларына чакыралар. Ул өч ел дәвамында Польшада хәрби хезмәтен намуслы үтәп, туган якларына ашкынып кайта. Иске Майна район хакимияте башлыгы Владимир Максимов аңа күрше Ертуган авылы колхозына баш инженер булып барырга тәкъдим итә. Берничә ел шушы хуҗалыкта хезмәт куйганнан соң, үз авылында бик тә эшчән гаиләдә тәрбияләнгән Рузалия исемле кыз белән никахлашалар һәм Иске Кызылсуга кайтып урнашып, матур гына яши башлыйлар. Дус-тату гаиләдә ике ир бала туып үсә. Әтиләре янәшәсендә мәш килеп үскәнгәдер инде, егетләр техника белән бәйле һөнәрләрне сайлый. Олы уллары Булат Ульяновск дәүләт техник университетын тәмамлап, программист дипломы алган. Ә Самат дәүләт университетында авиация технологы профессиясен үзләштерә.

Әсхәт Миннәхмәт улы авыл җирен, авыл тормышын яратып, авылдашларын хөрмәт итеп, олылап яши. Ул ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире борып җибәрми. Халыкка, кешеләргә кирәкле булып яшәү – иң зур, иң олы бәхет менә шул инде, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп.

Әсхәт Насыйбуллин менә берничә ел инде Иске Кызылсу авылында крестьян-фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә. Җир эшкәртә, күп итеп терлекләр асрый. Ул авыл халкын печән һәм ашлык белән тәэмин итүне үз өстенә алган. Өлкән яшьтәге кешеләргә терлек азыгын үз транспорты белән өйләренә кадәр илтеп куя. Хәләл көчен куеп эшләгәнгә, ихлас, саф күңелле булганга, ул чалган терлек ите бик тә тәмле була инде, дип сөйли авылдашлары. Фермер Насыйбуллин хуҗалыгы җитештергән хәләл итне авылдашлары гына түгел, төрле шәһәрләрдән һәм хәтта күрше өлкәләрдән дә килеп алалар.

Әсхәт Насыйбуллин күңеле кушуы буенча хәйриячелек белән бик теләп шөгыльләнә. Авыл мәчетләрендә мәҗлесләр үткәргәндә һәрвакыт матди ярдәм күрсәтә, изге эшкә үз өлешен кертүдән канәгатьлек таба. Күптән түгел генә, июнь аенда Донбасс якларында сугыш тукталсын өчен корбан чалып, итен мәчеткә тапшырган. Мәчет каршында мөселман балалары өчен җәйге лагерь оештыруга да ярдәм күрсәтә.

Әсхать Миннәхмәт улының туган җанлы булуы да күпләр өчен үрнәк булырлык. Хатыны Рузалия белән ике як туганнарын да якын күреп, хөрмәт итеп яшиләр. Якыннары кайчан гына кайтып керсә дә, ачык йөз, мул өстәлләр белән каршы алалар. Пар канаты Рузалиянең уңган, тырыш, аш-суга оста, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булуына һәркем соклана. Аларның икесенең дә юмарт булуы турында да авылдашлары сокланып сөйли. Бу йорттан беркем дә күчтәнәчсез, бүләксез чыгып китми икән. Гает бәйрәмнәрендә ялгыз яшәүчеләргә, тирә-күршеләренә күчтәнәчләр таратуны, сәдакалары белән шатландыруны традициягә керткәннәр. Ел саен корбан чалып, мөселман кардәшләребезгә өлеш чыгаралар.

Авылның үзәк урамында урнашкан йорт-җирләре, бакчалары чиста, пөхтә булуы белән аерылып тора. Насыйбуллиннарның ишегалды тәмам гөлбакчаны хәтерләтә. Анда нинди генә чәчәкләр үсми! Аллы-гөлле чәчкәләр өй каршын гына түгел, бөтен урамны, авылны бизи, тирә-юньгә кабатланмас ямь өсти.

Бөтен яктан да пар килгән Әсхәт һәм Рузалия Насыйбуллиннар бүген авылны тулы канлы тормыш белән яшәтә. Алар үзләренең тырышлыгы, эш нәтиҗәләре белән халыкта киләчәккә өмет уята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100