Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск эшмәкәре Самат Насыровка өлкә губернаторы медаль тапшырды
Самат Насыров җитәкчелек иткән «Алга» хуҗалыгы Ульяновск өлкәсе күләмендә алдынгылардан санала.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Чардаклы районы «Алга» авыл хуҗалыгы производство кооперативы (колхозы) рәисе Самат Насыров та бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Самат Насыров Ульяновск өлкәсенең Почет медаленә лаек булды. Аның төбәктә авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, югары профессиональлеге һәм күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өлкә җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнгән.
Самат Насыров җитәкчелек иткән «Алга» хуҗалыгы Чардаклы районында гына түгел, тулаем Ульяновск өлкәсе күләмендә алдынгылардан санала. Әлеге хуҗалык кырчылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча һәр елны югары күрсәткечләргә ирешә. Самат Насыров авылның социаль сферасы үсешенә зур игътибар бирә, җирле мәктәпкә бик нык ярдәм итә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз