news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск Җәмигъ мәчетенең «Дин дәресләре мәктәбе» яңа уку елын башлап җибәрде

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагындагы «Дин дәресләре мәктәбе» яңа уку елын башлап җибәрде. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

Асия хаҗия Мөлекова җитәкчелендәге курсларга быел 15 шәкерт килгән.

«Шәкертләр арасында шәһәребезнең төрле почмакларыннан, хәтта Чынлы районы Яңа Тимерчән авылыннан килгән дин кардәшләребез дә бар. Аларга танылган мөгаллимә Нурия Татлыева дин сабаклары бирәчәк», диелә хәбәрдә.

«Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин шәкертләргә тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. «Мәдрәсәгә укырга бару - җәннәт юлы», - диде ул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100