news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Ульянда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уза

^Ульянда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уза

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 23-24нче март көннәрендә Ульяновски өлкәсендә Муса Җәлилнең тууына 100 һәм Габдулла Тукайның тууына 120 еллыгына багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итә.

Әлеге чараларда Ульяновскиның Иске Кулаткы, Новоспасски, Радищево, Николаевски, Павловка районнары башлыклары, татар автономияләре рәисләре, галимнәр катнашачак. Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән ТР Фәннәр академиясеннән филология фәннәре докторы Булат Хәмидуллин, шулай ук Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнагь институтыннан филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Рәшит Ягъфәров, галим Нәҗип Нәккаш катнаша.

23 мартта татар мәдәнияте һәм теле көне Радищево районында уза. Шулай ук “Нәүрүз” дип исемләнгән бәй рәм концерты да каралган.

24 мартта бәйрәм Николаевски районының Татар Сайманы авылында дәвам итәчәк. Әлеге чара кысаларында, Татарстан галимнәре һәм язучылары катнашында, бөек татар шагыйре, Габдулла Тукайның дусты булган шагыйрь Сәгыйть Сөнчәләйгә багышланган китапны тәкъдим итү булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100