news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск эшмәкәрләре өлкә ифтары оештыра

Ульяновск шәһәренең «Волга-Спорт- Арена» Спорт сараенда 22 апрель көнне өлкә күләмендә ифтар уздырырга җыеналар. Бу турыда оештыручылар Ульяновск татараларының «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр итте.

Төбәк дәрәҗәсендге ифтарны Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Төбәк диния назарәте Ульяновск татар эшмәкәрләренең «Сембер» иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра.

Чара Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских ярдәме белән оештырыла.

Шәһәрнең Спорт сарае Засвияжский районда Октябрьская урамында 26Б йортында урнашкан. Өлкә ифтарына керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100