Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульян өлкәсендә Рөстәм Ямбаев истәлегенә шахмат турниры узды
Ульян өлкәсенең Николаевка шәһәре технология техникумы базасында 13 апрель көнне Рөстәм Ямбаев истәлегенә VII өлкә шахмат турниры узды. Анда өлкәнең дистәдән артык районыннан 79 укучы ярышты, дип хәбәр итә өлкәнең «Өмет» («Надежа») газетасы ВКдагы үз битендә.
Рөстәм Рәхиб улы Ямбаев озак еллар Ульяновск өлкәсе мәгариф юнәлешендә хезмәт куя, гомеренең соңгы елларында Ульяновск төзелеш көллияте директоры булып эшли. Ульяновск өлкәсе мәгариф идарәсе беренче урынбасары булып хезмәт куйганда заманча белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә зур хезмәт куя. Шулай ук педагогика буенча 43 фәнни хезмәт әзерли. 2016 елда 60 яшендә озакка сузылган көчле авырудан соң вафат була.
Турнирны ачу тантанасында Рөстәм Ямбаевнын хатыны һәм энесе Абдулла Ямбаев катнашкан.
Өлкә татар автономиясе рәисе Рәмис Сафин бәйгене оештыручыларга, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм «Сембер татарлары» энциклопедиясен тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз