Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульян өлкәсенең Дин һәм милләт эшләре буенча шурасы дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итәчәк
Ульян өлкәсенең Дин һәм милләт эшләре буенча шурасы дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итәчәк
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Ульян өлкәсеннән алынган хәбәрләргә караганда, биредә өлкә администрациясе башлыгының карары нигезендә Дин һәм милләт эшләре буенча шура төзелгән. Аның җитәкчесе итеп өлкә администрациясе башлыгы ярдәмчесе Татьяна Сергеева билгеләнгән. Бу шурага дәүләт һәм җирле үзидарә органнары белән дини һәм милли иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген координацияләү, шулай ук Ульян өлкәсендә яшәүче халыкларның милли һәм рухи куркынычсызлыгын тәэмин итү вазифасы йөкләнә. Ул шулай ук дини һәм милли өлкәләрдә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауга теләктәшлек күрсәтәчәк, бу мөнәсәбәтләрнең торышын анализлап, аларның үсеш юлларын тәкъдим итәчәк.
Ульян өлкәсендә бүгенге көндә 160 мең чамасы татар яши. Биредә яшәүче мөселманнарның саны тагы да күбрәк. Тик, кызганычка, Ульян өлкәсенең дин әһелләре арасында әлегә кадәр бердәмлек һәм үзара аңлашучанлык җитенкерәми. Дин һәм милләт эшләре буенча әлеге шураның төзелүе бәлки бу мәсьәләләрне җайга салуга да ярдәм итәр.
Шура утырышлары аена ике мәртәбә үткәреләчәк. Аның карарлары кулланышка киңәш рәвешендә тәкъдим ителер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз