Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульян өлкәсе белән Татарстанны «Дуслык күпере» тоташтырды
Ульян өлкәсе Татар Шатрашаны белән Рус Шатрашаны арасы тоташты.
(Чүпрәле, 31 гыйнвар, «Татар-информ», "Туган як", Резидә Җамалтдинова). Бүген Ульян өлкәсенең Сурск районын Татарстанга тоташтыручы асфальт юлны ачу тантанасы булды, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Әлеге юлның ике як өчен дә әһәмиятлелеген тантанада катнашкан Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, өлкәнең Хөкүмәт рәисе урынбасары Андрей Тюрин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков та сөйләде. Төзүчеләргә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, губернатор Сергей Морозовка рәхмәт белдерелде тантанада. Бу юл төзелеше ике федераль әһәмияттәге автомобиль юлы арасын 60 чакрымга кыскарта һәм ульянлылар өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ача икән.
Алгаш белән Задур, Рус Шатрашаны белән Татар Шатрашаны авыллары арасында заманча юллар юклыгы гына әлегә кадәр хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала килде. Дөрес, безнең яктан Рус Шатрашаны чигенә кадәр асфальт юл 2015 елда ук төзеп куелган иде. Икътисадый халәтләреннән чыгып, теге яктан гына юл тоташтырылмыйча калды. 2016 елның көзендә исә, Ульян өлкәсе дә, ниһаять, 1 чакрым 700 метр булган арада юл салды.
Николай Лаврушин, “Чеботаевка” җәмгыятенең генераль директоры:
– Соңгы елларда Ульяновск өлкәсенең шикәр заводларына, элеваторларга чимал ташу чыгымлы булу сәбәпле, ашлык, шикәр чөгендере чәчүлекләренең мәйданнарын кыскартырга мәҗбүр булган идек. Татарстанга турыдан чыга торган әлеге юл исә безне Ульян өлкәсенең эшкәртү заводларына да якынайта, Чүпрәле элеваторына да юл ача. Тик, бигрәк тә Ульян өлкәсе җитәкчеләренә, шуны да әйтәсем килә, безнең авылда 6000ләп кеше яши, аларның барысы да диярлек хәзер татар ягына тартыла, чөнки бу яклар күпкә заманчалашты, кечкенә генә авылда да өч кибет эшләп тора. Бу турыда безгә дә уйланырга кирәк, безнең халык акчаны бу якларга ташый, килеп чыга бит. Әмма бу шаярту гына,-диде ул соңында. –Иң мөһиме – халыкларыбыз дуслыгы. Шушы яңа юллар әлеге дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итсен!
Зиннәтулла Хөсәенов, Татар Шатрашаны авылыннан:
– Моннан ун еллап элек кенә әле Рус Шатрашаны авылларында гөрләп фермалары, оешмалары эшләп тора иде. Халкыбызның күбесе язгы-көзге сазлык, кышын кар ера-ера шунда эшкә йөрде. Сугыш елларында да ике авыл арасындагы дуслык, бердәмлек, ярдәм итешү өзелмәде. Әтиләре сугышка китеп, ятим калган, бездәй, яшь малайларны Рус Шатрашаны авылы ачлыктан алып калды, эш бирде. Чөнки аларның заводлары бар иде бу якта. Әмма, дөньялар үзгәрде. Менә 10 еллаптыр инде алар хәзер азык-төлеккә безгә йөри.
Руслар тарафыннан “Шатрашаны, граница области“ дип аталып йөртелә торган юлның Татарстанга тоташкан өлешен ике авыл халкы “Дуслык күпере“ дип атады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз