news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ульян каласында татар көрәшчесен искә алдылар
Шамил Садриевның якты истәлегенә багышлап, Ульян каласында әти-әниләре фатирында коръән укылды
Скопировать ссылку
(Ульян-Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗмиев). “Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек” дип юкка гына әйтмиләрдер. Билбау көрәше буенча Татарстан данын хәтта чит илләр күләмендә яклаган көрәшче Шамил Садриевның да якты истәлеге озак сакланыр. Ни аяныч, батыр пәһлеванның үкенечле рәвештә безнең арабыздан вакытсыз киткәненә дә инде 40 көн вакыт узган. Шул уңайдан, аның якты истәлегенә багышлап, Ульян каласында әти-әниләре фатирында коръән укылды. Искә алу мәрәсимендә Татарстаннан билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин һәм шушы спорт төре буенча көрәшчеләрне дөнья чемпионатларына чыгарган данлыклы тренер Минхалит Гыйлманов катнашты.
“Шамилнең вафатына күңел бүген дә ышанмый. Казанда узачак Универсиадада катнашу һәм Татарстан данын лаеклы рәвештә якларга әзерләнеп йөрде бит ул. Нишлисең, тәкъдиренә шулай язылгандыр инде, ничәмә-ничә көрәшчеләрне җиңеп батыр калган пәһлеваннан әҗәл көчлерәк булган күрәсең. Сезгә Аллаһе Тәгалә сабырлык бирсен. Без исә Шамилнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән барсын да эшләрбез”, - дип мәрхүмнең әти-әниләре, гаиләсе һәм якыннарына юату сүзләрен җиткерде Хәбир Хәбибуллин. Минхалит Гыйлманов та Шамилнең һәрвакыт сабыр, гадел көрәшче булуын, беркайчан да дан, исем өчен түгел, ә чын көрәш алымнары күрсәтүен тагын бер кат искә төшерде.
Билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев тумышы белән Буадан. Аннан соң алар гаиләләре белән Ульян каласына күченәләр һәм менә шунда ул ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый. Тренеры – ирекле көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рөстәм Ибраһимов. Тора-бара көрәшне үзенең тормыш-яшәү рәвеше итеп сайлаган Шамил Татарстанга килә, Казан дәүләт педагогика институтының (хәзерге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) физик культура факультетында белем ала. 1999 елдан Түбән Кама каласында яши башлый. Милициянең өлкән сержанты булып эшләүдән тыш, “Нефтехимик” спорт клубында яшь спортчыларны әзерли. Ә инде 2005 елдан билбау көрәше белән ныклап шөгыльләнә башлый. Һәм беренче җиңүе – шул ук елның октябрендә Казанда үткән билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Шамил Садриев үз авырлыгында алтын призер булып танылу алды. Беренче һәм мәртәбәле җиңү Шамилне тагын да рухландырып җибәрә, 2006 елның ноябрендә Казахстанның Алма-Ата каласында узган билбау көрәше бәйгесендә ул кабат Дөнья чемпионы. Шул ук елны Украинаның Мариуполь каласында оештырылган Европа чемпионатында Шамил Садриев янә алтын медаль иясе. Болардан тыш, батыр пәһлеван Татарстан данын Россиякүләм бәйгеләрдә лаеклы рәвештә яклап, 2 тапкыр Рәсәй чемпионы исемен яулады. Аның батырлыгына һәм бар көчен милли көрәш төренә биргән алыпның ирешкән уңышларына сокланмый мөмкин түгел. 5 ел эчендә генә дә ул Татарстанның спорт тарихы елъязмасын алтын, көмеш, бронза дәрәҗәсендәге, барлыгы 15 медаль белән тулыландырды. Дөнькүләм чемпионатларда хөкемдар булган билбау көрәше осталары, ярышларга нәтиҗә ясаган вакытта Шамил Садриевның алымнарын һәрдаим югары бәяләде, аның җиңел һәм бернинди бәхәскә дә урын калдырмыйча көрәшүен билгеләп үттеләр.
Фани дөньяда нибары 34 ел яшәп, әмма шушы бик кыска гомерендә Татарстан Республикасы, татар халкы данын горур яклаган Шамил Әнәс улы Садриевның якты истәлеге көрәш тарихына инде алтын сәхифә булып язылды. Бакыйлыкка күчсә дә аның турындагы матур хатирәләр әле безнең күңелләрдә озак еллар сакланыр, - дип мәрхүмнең рухына дога кылды ул көнне көрәштәшләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot