news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Улы үтергән Чаллы кешесе «КАМАЗ» хезмәте җитәкчеләренең берсе булган

«КАМАЗ» инновацион үсеш һәм прогрессив технологияләр хезмәте җитәкчесе, технология үзәге директоры урынбасары Валерий Адаричев белән хушлаша, ул 3 августта вафат булды.

«Татар-информ»га билгеле булганча, Валерий Петровичны улы үтергән. Агентлык Чаллыда булган фаҗига турында хәбәр иткән иде инде. Әтисе белән улы арасында низаг соңгысы ломбардка телевизор биргәнгә күрә башланган. Егет азартлы уеннарга бәйле булган. Талашкан вакытта егет әтисенә пычак белән ташлана. Өйгә кайтып кергән әнисенә дә эләккән, хәзер аңа табиблар ярдәм итә.

Һөҗүм итүчене озак эзләгәннән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре аны тоткарлаган. Агентлыкка билгеле булганча, егет гаиләдә кече бала булган.

«Июньдә Валерий Петровичка 62 яшь тулды. Ул хезмәт эшчәнлеген 1977 елда цехтагы металл кою заводының штамплар һәм пресс-формалары цехында фрезеровщикның укучысы буларак башлаган. 1986 елда Мәскәү автомеханика институтында укуы тәмамлангач, ул автомобиль заводында инженер-технолог вазифасында эшен дәвам итте», диелә «КАМАЗ» хәбәрендә.

Валерий Петрович җитәкчелегендә җитештерүнең шактый гына прогрессив технологияләре кертелде, ул зур күләмле проектларда катнашты.

Адаричев үз эше өчен «КАМАЗ»ның Мактау грамоталары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «РФ Сәнәгать һәм фән министрлыгының мактаулы машина төзүчесе», «ТР атказанган машина төзүчесе» исемнәре, «Ростех» Дәүләт корпорациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Мәрхүмне шимбә көнне, 6 августта җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100