Уллары махсус хәрби операциягә киткән Базарлы Матак кешесенә утын кисеп биргәннәр

Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә яшәүче Туйбикә Сираеваның ике улы – Ришат һәм Рифат Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Күптән түгел хәрбиләрне тәрбияләп үстергән анага, ярдәм күрсәтү максатыннан, җирлек башкарма комитеты утын өчен агач кайтаруны оештырды.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы мобилизацияләнгән әлеге егетләрнең әниләренә бүрәнәләрне кисәргә ярдәм итте. Гимназиянең техник хезмәткәрләре Рәхим Хаҗипов, Рәмис Абдуллин, Илсур Гыйниятуллин, Илнур Хәсәнҗанов бу игелекле эштә үз өлешләрен кертеп, тиз арада агачларны кисеп, әрдәнәгә өеп тә куйды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Район җитәкчелегенә, гимназия директоры Фәридә Яруллинага шулай ярдәм киткәннәре өчен бик зур рәхмәт. Алар минем тормышым белән кызыксынып, «ярдәм кирәкмиме», дип сорап торалар. Бәйрәмнәрдә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Шундый мәрхәмәтле булганнары өчен, билгеле, күңел сөенә», – диде Туйбикә Сираева.