Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга урамнарын һәм паркларын йөзләгән яңа агач бизәде
Алабугада урамнарны, паркларны һәм иҗтимагый территорияләрне көзге яшелләндерү эшләре дәвам итә. Быел гына да шәһәрдә 259 агач утырттылар, дип хәбәр итә «Татарстан-24» телеканалы.
Яңа үсентеләр Царицыно микрорайонында, Шишкин буалары янында, спорт комплексы һәм мәгариф учреждениеләре янында барлыкка килде. Царицыно микрорайонына 80гә якын пирамидаль тирәк китерделәр.
Тагын бер масштаблы проектны 10нчы күп профильле лицей территориясендә гамәлгә ашыралар. Биредә алма бакчасы булачак, анда 70 агач утыртырга ниятлиләр. Шул рәвешле, мәгариф учреждениесе янында яңа яшел зона барлыкка киләчәк.
Яшелләндерү эшләре Алабуганың башка районнарына да кагылды. «Бердәм Россия» спорт комплексы янында 30 чыршы утырттылар, ә Шишкин буалары территориясен 20 тал бизәде. Һәр мәйданчык өчен агачларның төрле токымнары сайланган.
Бу көздә шәһәрдә барлыгы 259 агач утырттылар. Тирәк, алмагач, чыршы һәм таллардан тыш, яшелләндерүдә груша, миләш, юкә һәм башка агачлар кулланыла. Эшләр торак микрорайоннарны да, җәмәгать һәм социаль объект территорияләрен дә колачлый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз