Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада тантаналы рәвештә Владимир Жириновский урамы ачылды
Уфада ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновский хөрмәтенә аталган урамны ачтылар. Тантана сәясәтченең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды. Бу хакта ТАСС агентлыгына ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий хәбәр итте.
Элегрәк Уфа Шәһәр советы бертавыштан кала урамнарының берсендә Жириновский исемен мәңгеләштерү идеясен хуплаган иде. Яңа урам Дим районында урнашкан, аның озынлыгы 800 метрга якын тәшкил итә.
Леонид Слуцкий билгеләп үткәнчә, Владимир Жириновский - Президент указы белән 80 еллык юбилее дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә торган Россиянең беренче сәясәтчесе. Аның сүзләренчә, бөтен ил буйлап дистәләгән истәлекле чаралар уза, ЛДПРга нигез салучыга һәйкәлләр куела, ә урамнарга аның исемен кушалар.
Владимир Жириновский 1946 елның 25 апрелендә Алма-Атада туган, Азия Һәм Африка илләре институтын тәмамлаган. 1989 елда ул Советлар Союзының Либераль-демократик партиясен оештыруда катнаша, 1992 елда партия ЛДПР дип үзгәртелә.
Жириновский Дәүләт Думасының сигез чакырылышы депутаты итеп сайлана, алты тапкыр Россия Президентын сайлауда катнаша һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры була. 2022 елның 6 апрелендә сәясәтченең йөрәге тибүдән туктады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз