news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең урам театры Кремль ишегалдында Тукай турында спектакль күрсәтте

Әлмәтнең урам театры Кремль ишегалдында Тукай турында спектакль күрсәтте

Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Тукай» спектаклен күрсәтте.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның көндәлекләре белән рухланып куелган спектакль аның шәхесен «предмет театры» элементлары урын алган сторителлинг жанрында ача. «Көндәлекләр» басмасы тексты спектакльнең нигезе итеп алынган.

«Безнең театр өчен бу - яңалык. Без һәрвакыт гәүдәбез белән эшлибез, ә монда көндәлекләрне сөйләп бирергә кирәк. Моны ничек тиз эшләргә соң? Безнең урам театрында вакыт чикле, тамашачылар игътибарын югалтмас өчен 30-40 минут вакыт бар», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә театр артисты Салават Кашапов.

Спектакльдә өч артист (Салават Кашапов, Эльвира Галиәскәрова һәм Ришат Зарипов) катнаша.

Спектакль авторлары Тукайны татар әдәбияты классигы итеп кенә түгел, бәлки балачагы һәм кичерешләре иҗатында калку чагылыш тапкан катлаулы язмышлы кеше итеп тә күрсәтергә омтылган.

«Тукай» спектаклен Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Анна Шишкина куйган. Премьера быел май аенда булды.

Фотолар: «Татар-информ», Жәмил Сәлимгәрәев

news_right_1
news_right_2
news_bot