news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Авангард урамы 25 апрельгә кадәр ябык булачак

Казанның Идел буе районындагы Авангард урамында, суүткәргеч торбаларны күчерү сәбәпле, транспорт хәрәкәтенә карата кертелгән чикләүләр озайтылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ нигезендә, чикләүләр 2026 елның 25 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Элегрәк Авангард урамындагы 143, 145, 149, 151, 155, 157, 161, 163, 165, 167 һәм 167а йортлары янында транспорт хәрәкәтен япканнар иде. Моннан тыш, чикләүләр Владимир Кулагин урамында – 2нче йорт янында да саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot