Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Үлемсез полк»та катнашкан Вакыйф Нуриев: Әтине медальсез калдырганмын

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм», Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, язучы, журналист Вакыйф Нуриев Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран әтисе – Вәкил Нуриевның медальләрен яшүсмер чагында югалткан булган.
«Үлемсез полк» акциясендә моңарчы ел саен катнаша идек. Узган елларда булмыйча торды, ә быел офлайн форматта үткәрелгәч, Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов белән чыгарга булдык. «Әти, минем аркада югалган медальләрне мин күрсәтеп барам. Медальләреңне бөтен Казан күрә!» – дип, әти белән сөйләшеп баргандай булдым. Фотода булса да, медальләре бар. Бу минем өчен горурлык. Әти алдында гаебемне танып, әтинең балачакта җибәргән хатамны төзәттем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Вәкил Нуриев Арча районы Сеҗе авылыннан Бөек Ватан сугышына чакырыла. «Әти сугышка 1945 елда алына. Сугыш тәмам булганнан соң тагын җиде ел хезмәт иткән – таләп шундый булган. Аннан соң авылга кайтып, урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, авыл кешеләреннән беренчеләрдән булып югары белем ала. 64 яшендә вафат булды», – диде Вакыйф Нуриев.
«Урманга төнлә алып кереп китә иделәр. Парашюттан 170 яки 180 тапкыр сикердем, кая гына атмадылар», – дип сөйләгәне истә калган. Әти сугыштан медальләр белән кайтты. Мин сугыштан соң тудым, әтинең медальләренә кызыкканымдыр... Медальләрне урамда тагып йөрергә ярата идем. Олырак малайлар күкрәктән йолкып ала иделәр, төшеп тә калгандыр инде… Шулай итеп, әтинең медальләре югалып бетте», – дип искә алып сөйләде язучы.
Вакыйф Нуриев авылда үткәрелгән 9 Май бәйрәмен искә алды. «Хәтерлим: ел саен авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлегенә куелган монумент янында бәйрәм була иде. Медальләрен таккан ветераннар чыгып баса иде, әти кырыйда тыйнак, мескен булып медальләре булмаган кебек басып тора иде. Шунда мин аны бик жәлли, кызгана идем. Уңайсызланганын белә идем. Менә шул мизгел күңелгә тиде: «Сугыштан кайтып кергәндә күпме медальләре бар иде, мин генә югалттым бит», – дип уйлана идем», – диде ул.
«Бер дә орышмады үзе. Медальләрне кирәк дип уйламагандыр бәлки. Аның медаль-орденнарга исе китми иде. Әти Псковтагы десант дивизиясендә хезмәт иткән. Аның взвод белән фотога төшкән фоторәсемен таптым. Фотога карыйм: бөтенесенең гимнастеркалары чиста, ә әтидә ике медаль. Нинди медальләр икәнлеген белмим. Военкоматка барып ачыкларга ниятем бар, чөнки ул теркәлгән булырга тиеш. Военкоматтан килеп әти каберенә таш та куйдылар», – диде Вакыйф Нуриев.

Фото: © Вакыйф Нуриев Камил Кәримов белән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз