news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үлемсез полк» онлайн-йөреше: турыдан-туры трансляция

«Үлемсез полк» онлайн-йөреше: турыдан-туры трансляция
Фото: 2025.polkrf.ru

2025 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Үлемсез полк» онлайн-йөреше уза.

Трансляция 12:00 сәгатьтә чараның рәсми сайтында башлана.

Катнашу өчен гариза биргән булсагыз, йөрешкә кушылыгыз һәм гаиләгезнең герое һәм иңгә-иң куеп Туган илне яклаган меңләгән сугышчы истәлегенә хөрмәт күрсәтегез.

Үзегезнең геройны күрү өчен сайтта гариза биргән шәхси кабинетта теркәлү узыгыз – сезнең ветеран беренче рәттә узачак.

Фронтта һәм тылда Бөек Җиңүне якынайткан якташларыбызны искә алыйк! Җиңү көнендә геройларыбыз безнең белән булсын!

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100