news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үлемгә китерә торган зомби-вирус аркасында дөньяда яңа пандемия башлануы ихтимал

Глобаль җылыну галимнәр мәңгелек туңлыкта тапкан борынгы Себер вирусларының «уянуына» сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Guardian газетасына сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге «Мафусаил микроблары»ның штаммнары (аларны икенче төрле зомби-вируслар дип тә атыйлар) тикшеренүчеләр тарафыннан аерып алынган инде», - диелә мәкаләдә.

Фәнни бергәлек вәкилләре борынгы куркыныч инфекция дөнья масштабындагы яңа эпидемия китереп чыгарыр дип шикләнә.

Белгечләр әйтүенчә, алар мәңгелек туңлыкта нинди вируслар яшеренеп ятуын төгәл белми, әмма глобаль җылыну нәтиҗәсендә алар «уянып», мисал өчен, полиомиелитның борынгы формасын китереп чыгарыр дигән шик бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot