news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Улан-Удэда узган халыкара бәйгедә «Тарлан» фильмы ике приз яулады

Казахстан-Татарстан фильмы «Тарлан» бу атнада Бурятия Республикасында узган «Хрустальный нерпенок» I Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм гаилә фильмнары кинофестивалендә берьюлы ике приз яулады. Картина «Халыкара конкурста иң яхшы балалар роле» номинациясендә, шулай ук конкурсның балалар жюрие призы белән билгеләнә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

«Хрустальный нерпенок» фестивале Улан-Удэда 12-17 майда узды. Халыкара конкурста Иран, Кытай, Белоруссия, Һиндстан, Россия, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Төркия, Әрмәнстаннан 13 фильм тәкъдим ителгән. Россия конкурсы 12 картинаны үз эченә ала. Фестивальнең оештыручылары булып Бурятия Республикасы Мәдәният министрлыгы, Евразия телевидение һәм радио академиясе (ЕАТР), Россия кинематографистлар берлегенең продюсерлар һәм кинопроцессны оештыручылар гильдиясе чыгыш ясый.

Оештыру комитеты чакыруы буенча, «Хрустальный нерпенок» фестивалендә «Тарлан» картинасын «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.

«Улан-Удэда ике призга лаек булдык. Халыкара конкурста балалар жюриеның нәкъ менә безнең «Тарлан» картинасын сайлавы аеруча сөенечле. Балалар йөрәкләре белән тавыш бирәләр, аларны фильмда күтәрелгән хисләр һәм тема ягыннан алдап булмый. Алар лакмус кәгазе кебек моны ничек һәм ни өчен эшләнгәнне сизәләр», – диде Миләүшә Айтуганова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100