news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үлән чәйләре ясаучы Рәмзия Хәлимдарова: Авыл халкы белән бергә 50 төрле үлән җыябыз

Үлән чәйләре ясаучы Рәмзия Хәлимдарова: Авыл халкы белән бергә 50 төрле үлән җыябыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Эшмәкәр Рәмзия Хәлимдарова чәй җитештерү буенча гаилә эше турында сөйләде. Үләннәр җыю эшенә Балтач районы Чутай авылы халкын да җәлеп иткәннәр.

«Без 13 төрле чәй өчен 50 төрле үлән җыябыз һәм эшкәртәбез. Узган җәйгә кадәр үләннәрне гаилә белән генә җыя һәм эшкәртә идек. Барлык эшләргә дә үзебез җитешми башлагач, авыл халкын да үлән җыюга җәлеп иттек. Җыйган үләннәрен халык безгә тапшырды. Ике ел элек гаилә белән 30 килограмм иван-чәй әзерләгән идек, ә узган җәйдә 203 килограмм булды. 1 килограмм иван-чәй ясар өчен якынча 3 килограмм чимал кирәк. Хәзер инде күп кенә үләннәрне үзебезнең бакчада үстерә башладык», - дип сөйләде ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында узган фикер алышуда.

Ул һәр чәйнең үзенчәлекле тарихы булуын һәм аларның билгеле бер очрак өчен ясалуы турында сөйләде.

«Мәсәлән, «Татар чәе» кунакларны сыйлар өчен, «Мишәр чәе» килешүләр төзү өчен һәм башкалар. Һәр чәй үзенчәлекле, үзебез рецептларын җыйдык. «Юлчы чәе» турында риваять таптык. Элек җайдаклар тубылгы эзләгән, ул урында гел чишмә булган. Җайдаклар шул үлән белән чәй эчә торган булган. Без дә аны җыябыз. «Көтүче чәе» безнең авылда яшәгән Рамазан исемле көтүче тарихы белән бәйле», - дип сөйләде ул.

Рәмзия Хәлимдарова 2016 елда гаиләсе белән Ярославль шәһәреннән Казанга кайткан. Ул мәктәптә укытучы булып эшләгән. Пандемия вакытында Балтач районы Чутай авылына кайтып торырга туры килгән. 2021 елдан үлән чәйләре җитештерә башлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100