news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Улан-Батырда сигез илдән эшмәкәр хатын-кызлар сәүдә саммитына җыела

Монголиядә глобаль икътисадта эшмәкәр хатын-кызларның тоткан урыны турында фикер алышачаклар.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Улан-Батырда 8-10 сентябрь көннәрендә хатын-кызларның зур сәүдә саммиты уза. Чараны Монголиядәге Халыкара сәүдә һәм сәнәгать хатын-кызлар федерациясе вәкиллеге оештыра. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

  • “Элемтәләр булдыруда глобаль инновацияләр һәм мөмкинлекләр” саммитның темасы булып тора. Форумның төп максаты – эшмәкәр хатын-кызларга аларның бизнес-аралашуын көйләүдә, эшлекле элемтәләрне ныгытуда һәм тәҗрибә алышуда булышу.

Форумда Кытай, Сингапур, Малайзия, Австралия, Һиндстан, Вьетнам, Бангладеш һәм Корея Республикасы эшмәкәр хатын-кызлары катнаша. Форум кысаларында “Монголиядәге мөмкинлекләр”, “АСЕАН-Монголия-Үзәк Азия”, “Цифрлы икътисад һәм экосистема”, “Инновацияләр һәм эшмәкәрлек” һәм башка темаларга дискуссияләр уза.

  • Халыкара сәүдә һәм сәнәгать хатын-кызлар федерациясе (IWFCI) Диана Абруцци тарафыннан Мельбурнда 1992 елда төзелгән. Монголия IWFCIUга 2016 елда кергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100