Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ул хәзерге вакытта татар үзәге кебек: Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллыгын билгеләп үтте
Кичә Казанда Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанада музей хезмәткәрләре, язучылар, галимнәр катнашты.
Гүзәл Төхвәтова: «Шагыйрьнең мемориаль әйберләрен туплау мәсьәләсен Гадел Кутуй күтәреп чыга»
Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова билгеләп үткәнчә, бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү ул исән вакытта ук, аның сурәте белән открыткалар, дәфтәрләр, китаплар басылып чыгудан башлана. Әмма мемориаль әйберләрне туплау мәсьәләсе Бөек Ватан сугышы елларында гына күтәрелә.
«Шагыйрьнең мемориаль әйберләрен туплау мәсьәләсен 1944 елның 21 июнендә татар язучысы, фронтовик Гадел Кутуй күтәреп чыга. Ул үзенең чыгышында: «Мин Пушкинның каләмен, кулъязмаларын күрдем. Аларга инде 100 елдан артык. Алар кадерләп музейларда саклана. Тукай 30 ел элек вафат булды, мин аның каләмен һәм кулъязмаларын кайда күрә алам? Шуны ук Һади Такташ һәм Мәҗит Гафури турында әйтергә мөмкин. Безгә әдәби музей кирәк», – дип яза», – дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
- Габдулла Тукай әдәби музее Иске Татар бистәсенең иң күренекле архитектура һәйкәлләренең берсе булып саналган «Шамил йортында» урнашкан. Әлеге йорт XIX гасыр ахырында беренче гильдия сәүдәгәре Ибраһим Апаков милке була. 1884 елда ул кызы Бибимәрьямбануны имам Шамилнең улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшафигә кияүгә бирә, ә йорт яшьләргә тапшырыла.
- 1902 елны Иске Татар бистәсендә зур янгын чыга һәм ут әлеге йортка да каба. Әмма бер елдан соң Бибимәрьямбану аны яңадан төзетә. Мөхәммәтшафи Шамил 1904 елда Кавказда вафат булганнан соң, йортны танылган татар эшмәкәре һәм кондитер Вәлиулла Ибраһимов сатып ала. Биредә хәтта конфет җитештерү дә оештырыла. Совет чорында бина төрле максатларда кулланыла, соңгы елларда исә анда утызга якын гаилә яшәгән коммуналь фатирлар урнашкан була.
- 1984 елда тарихи йорт яңа төзелә торган Габдулла Тукай әдәби музеена тапшырыла. Ә 1986 елның 11 июнендә музей беренче кунакларын кабул итә.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова музейның оешу тарихына тукталды.
«40 ел бер яктан шактый зур дата кебек, ләкин Тукайның 27 яшендә дөньядан китүен искә алсак, бу музейны ачу турында фикер алышуларның 70 ел буе баруын аңлыйбыз. Әлеге вакыт дәвамында музей ачылу өчен җирлек туган, фикерләр салынган. Музейда хезмәт куйган ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, чөнки алар ташландык хәлдәге, тулай торак дәрәҗәсендәге бинаны музей рәвешенә китерү өчен бик күп көч куйган. Шушы еллар дәвамында Тукай музее фәнни һәм мәдәни үзәккә әйләнде», – дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Үзенең шундый бөек шагыйрьләрен хөрмәт итмәгән халыкның киләчәге юк»
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла музей ачылган көнне әле дә яхшы хәтерләвен әйтте. «Иң төп хатирә: халык бик күп иде – мин үзем эчкә керә алмадым. Гомумән, бик күп кеше керә алмый калды. Бу дәүләт, ил күләмендәге бик зур вакыйга иде», – диде ул.
Язучы шулай ук 1970нче еллар уртасында Татарстанга килгән рус шагыйре Евгений Евтушенко белән бәйле тарихны да искә алды. «Аны Кырлайга алып баралар. Андагы музей бик ташландык хәлдә була. Ул хәйран калып: «Үзенең шундый бөек шагыйрьләрен хөрмәт итмәгән халыкның киләчәге юк», - дип әйтә», – диде Ркаил Зәйдулла.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Тукай музеена килгән чакта без бары тик татар телендә генә сөйләшәбез һәм без татар проблемаларын хәл итә алабыз»
Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыгышында Тукай белән бәйле шәхси хатирәләре белән уртаклашты. «Мин горурланып: «Тукай суын эчеп үстем», – дип әйтә алам. Кушлавыч безнең туган авылдан өч чакрым гына ераклыкта урнашкан, ә безнең инеш Тукай чишмәсенә барып тоташа», – диде ул.
Вәлиуллин шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле булып эшләгән чорында «Тукай укулары»н һәм «Тукай рәсемнәрдә» бәйгеләрен башлап җибәрүләре турында сөйләде. Аның фикеренчә, шагыйрьгә куелган иң күркәм һәйкәлләрнең берсе нәкъ менә Санкт-Петербургта урнашкан.
«Тукай музее хәзерге вкытта татар үзәгенә әйләнде. Кызганычка каршы, Казанда чиста татар телендә аралаша торган урыннар кими. Ләкин Тукай музеена килгәндә без бары тик татар телендә генә сөйләшәбез һәм без татар проблемаларын хәл итә алабыз», – диде Ринат Вәлиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Айрат Фәйзрахманов: «Яңа экспозицияләр булдыру турында хыялланабыз»
Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов киләсе ун елга булган планнар турында әйтеп китте.
«Без музейда яңа экспозицияләр булдыру, ремонт ясау турында хыялланабыз. Яңа экспозиция төзү җиңел эш түгел, әмма моның турында фикер алышуга без бөтен җәмгатьчелекне чакырып калабыз. Үз вакытында ясалган экспозиция Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Яңа экспоция барлыкка килсә, ул Тукай премиясенә лаеклы булсын иде, дигән теләктә калам», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз