news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Шәймиевне туган көне белән котлады: Ул Татарстанны уңышлы итте

Миңнеханов Шәймиевне туган көне белән котлады: Ул Татарстанны уңышлы итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Бүген аңа 87 яшь тулды.

Татарча котлауда республика җитәкчесе Шәймиевкә республика һәм ил файдасына куйган хезмәте өчен рәхмәт белдергән, шулай ук аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләгән.

«Туган көнегез котлы булсын, мөхтәрәм Минтимер Шәрипович! Корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, яңа казанышлар телим. Республикабыз һәм илебез хакына игелекле, бәрәкәтле хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!» — дип имзалаган Шәймиевкә багышланган видеороликны Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot