news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ул – «Кояшыбыз» иде: Флорид Әгъзамов шәкертләре мемориаль тактага чәчәкләр салды

Бүген татар җәмәгатьчелеге Казанның Чистай урамы, 4 нче йорт адресы буенча журналист, галим, педагог Флорид Әгъзамов (1936-2005) яшәгән йорт диварында урнаштырылган истәлек тактасына чәчәкләр салды. Матбугат чаралары җитәкчеләре, Флорид Әгъзамовта белем алган шәкертләре күңелләрендәге иң җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Ул – «Кояшыбыз» иде: Флорид Әгъзамов шәкертләре мемориаль тактага чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Тукайны өйрәнүгә зур өлеш керткән кеше»

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин Флорид Әгъзамовның хезмәттәшләренә, шәкертләренә, әйләнә-тирәгә булган кешелеклелек мөнәсәбәтен билгеләп узды. «Күңелләргә бигрәк тә шул сыйфаты белән кереп калган. Ул үзе дә гуманлык принцибын өйрәнгән кеше», – диде.

Васил Гарифуллин Флорид Әгъзамовның Тукайны өйрәнүгә керткән өлешен дә әйтеп узды. Аларның икесенең дә тууларына юбилей еллары билгеләп үтелүе дә игътибарга лаек. «Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Флорид Әгъзәмовның тууына 90 ел тулу юбилеен бәйрәм итәбез. Моннан 40 ел элек, 1986 елда, Тукайның 100 еллыгын билгеләп үткәндә, Флорид аганың «Тукай – журналист» китабы басылып чыкты. Ул, беренчеләрдән булып, Тукайның тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемә остасы, журналист осталыкларын күрсәтеп, зур монография язды. Тукайны өйрәнүгә зур өлеш керткән кеше. Быел үзенең дә, Тукайның да юбилее.

Мемориаль такта киләчәктә җыелу, искә алу урыны булыр дип уйлыйм. Университетта Флорид аганың юбилеена багышлап зур медиафорум уздырабыз. Фәнни конференцияләр генә түгел, аның мирасын өйрәнү буенча түгәрәк өстәл уздырабыз», – дип билгеләп узды Васил Гарифуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Авыллардан килеп, тулай торакларда яшәүче студентлар өчен ул чын Әти иде»

Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Флорид Әгъзамовны заманча Татарстан журналистикасына нигез салучы булуын ассызыклады. «Татарстанда йолдызлар күп – Казанда да, Мәскәүдә дә эшлиләр. Йолдызлар күп, ә Кояш бер генә. Гаҗәп кеше иде ул: һәркем үзен Флорид абыйның яраткан укучысы дип саный иде. Һәркемгә «мине аеруча ярата ул» кебек тоела иде. Аның йөрәгендә игътибар, мәхәббәт күп иде. Безнең һәркайсыбызны белә, һәркемгә булышты. Бигрәк тә авыллардан килеп, тулай торакларда яшәүче студентлар өчен ул чын Әти иде. Укыту белән генә шөгыльләнмәде, тормышта булышты.

Мин аны ихлас күңелемнән яратам. Әгәр син булмасаң, без булмас идек журналистика да бүтәнчә булыр иде. Заманча «Татмедиа», заманча ТНВ, бүгенге журналистлар да булмас иде. Ул сөйләгән сүзләр, гуманизм бүген дә актуаль. Журналистикада гуманизм – төп тема. Ул безнең Кояшыбыз, мәңге безнең күңелләрдә. Без аны яратабыз!» – дип чыгыш ясады Шамил Садыйков.

Флорид Әгъзамовны Кояшка тиңләгән сүзләр белән «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова да килешә. «Аның кабинетына теләсә кайчан кереп була иде. Секретаре юк иде. Проблеманы ишетә белә иде, ул безгә студент буларак кына түгел, шәхес буларак карый иде. Тормыштагы проблемаларны хәл итәргә булышты. Һәркайсыбызның уку белән проблемалары булганда да, беркемгә битараф булмады. Ул, чыннан да, Кояш. Аның җылылыгы безнең йөрәкләрдә, журналистика юлын башлаган яшьләргә ул бөтен йөрәген бирә иде. Күзләреңә карап, сиңа ярдәм кирәклеген күрә белгән кеше иде. Мәңгелек хәтер аңа!» – диде ул.

«Күз карашыннан ук сине тоя, аңлый кебек иде»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов Флорид аганы үз эченә бик күп күркәм сыйфатларны алган кеше буларак тасвирлады.

«Аның 13 катта булдырган ирек һәм иҗат рухы, студентларга хөрмәте безнең өчен бик мөһим иде. Һәрберебез кыйммәтле булуыбызны тоя идек. Ә бит уйлап карасаң, беренче-икенче курста укучы балалар гына булганбыз бит. Һәр кешегә үз карашы, игътибарлы була белә иде. Аның белән сөйләшкәндә, күз карашыннан ук сине тоя, аңлый кебек иде. Гаҗәеп кеше: педагог, психолог, теоретик та. Ул «журфак»та булдырган шул иҗат һәм ирек рухы саклануы бик мөһим. Бик зур рәхмәт аңа! Урыны оҗмахта булсын!» – дип теләде Ринат Билалов.

«Аталарча киңәшләр бирә иде»

Флорид Әгъзамов шәкерте, Мәдәни җомга» газетасы һәм Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон университетта укыганда әтисез үскәнгә, Флорид Әгъзамов үзе өчен әтисен дә алмаштырган кеше буларак искә алды. «Мин аның беренче дәресенә килә алмадым. Сара апа Садыйковадан бик озак интервью алып, дәрескә соңга калдым. «Флорид абый, дәресегезгә керә алмадым, шулхәтле керәсе килгән иде», – дидем. Шуннан соң безнең арада бик җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Күрәсең, ул минем чын күңелемнән килгәнемне тоемлаган. Мин аңа һәрвакыт ниндидер йомышым төшсә дә керә идем – ул булыша иде. Эшләргә йөргәнлектән, кайбер дәресләргә килә алмыйча калганда, «сиңа, беренче чиратта, укырга кирәк» дип киңәшләр бирүче булды. Диплом эшендә ул минем оппонент булды, шунда мин «5»ле алдым. Аталарча киңәшләр бирә иде. Без аны «Журналистларның атасы» дип саный идек», – диде ул.

«Аның карашы, җылылыгы, ихласлыгы һәрвакыт истә»

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов Флорид Әхмәтович нигез салган кешелеклелек традицияләре журналистика белемендә бүген дә дәвам итүен искәртте. «Безнең журналистиканың үзенчәлекле бер сыйфаты бу», – диде.

Ул күңелендә сакланган бер яшьлек хатирәсе белән дә бүлеште. «Минем аркада ректордан шелтә алган кеше ул Флорид абый. Мине, ике ел дәвамында укырга йөрмәгән көе исемлектән сызып ташламыйча, «тукта, акылына килер әле» дип, тоткан кеше. Кисәтү алгач та язмышына насыйп булган кебек кенә кабул итте, миңа ачуланып әйтмәде. Ә минем йөрәккә мәңге кадалып калды инде. «Фирдүс, синең дипломың үзеңә кирәк, укып бетер инде», - дип укытты ул мине. Аның карашы, җылылыгы, ихласлыгы һәрвакыт истә. Сез мәңге безнең күңелләрдә!» – диде ул чыгышында.

«Һәрберебез өчен психотерапевт кебек иде»

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов фикеренчә, алыштыргысыз кеше булмый дисәләр дә, Флорид ага – шундыйлардан.

«Флорид Әхмәтович вафат булгач, татар журналистикасы ятим калды. Ятимлек хисе мине дистә еллар узгач та ташламый. Ул безнең барыбыз өчен дә остаз, үз балалары кебек яратты, барыбыз өчен дә борчылып яшәде. Шатлыклы минутларда гына түгел, күңелсез чакларымда да барырга туры килде. Флорид абый һәрвакыт җылы сүзен таба белде. Аннан яшәү теләге белән канатланып чыгып китә идем. Һәрберебез өчен психотерапевт кебек иде. Ул безнең күңелгә бик җитми. Урыны оҗмахта булсын!» – диде.

«Алга таба да аның турында хәтерне саклыйк»

Чарада Флорид Әгъзамовның килене Елена Әгъзәмова һәм оныгы Амаль да катнашты.

«Мин Флорид Әхмәтовичның «Бәллүр каләм»дә машина алган елны хәтерлим. Без аны бәйрәм иткәндә бик сөенгән идек. Менә инде 20 елдан артык арабызда юк. Сезнең күңелләрдә якты истәлекләр еллар аша күчә бара, сез аның турында якты хәтергә бик сакчыл, бу бик дулкынландыргыч. Алга таба да аның турында хәтерне саклыйк.Кая гына барсам да, Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә булганда да, миннән «сез Казанда яшәгән Әгъзәмовның туганы түгелме» дип сораганда: «Мин – аның килене, – дип бик горурланып әйтүләре рәхәт. Мин дә журналистика белән кисешкән, матбугат сәркатибе булып эшләгән кеше», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot