news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ул бүген дә кабат набат суга!

​​​​​​​3 апрельдә «Абага алмасы ачы була» драмасын Чаллы тамашачалары белән бергә Татарстан Президенты хозурындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзалары да карады. Шул уңайдан шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның бәяләмәсен тәкъдим итәбез.

Ул бүген дә кабат набат суга!
Лилия Гыйбадуллина, шагыйрә

Билгеле булганча, быел Тукай премиясенә кандидатлар арасында спектакльнең иҗат төркеме дә бар: режиссеры Фаил Ибраһимов, баш рольдә уйнаган актер Рафил Сәгъдуллин һәм драматург Равил Сабыр. 

Ни кызганыч, беркайчан да искерми

Хәтер — кешенең күңеле, аңы кабул итәрлек мәгьлүматны иләк аша сөзеп кенә җыя баручы гомер биштәре. Кыйммәтле сөземтәне генә саклый ул, юкса гап-гади чүп савыты булып калыр иде. Бәгьзе сүзне, гамәлне бик тиз онытасың, ә кайберсе әнә шул күңел биштәренә кереп урнаша. Дәверләр дә, кешеләр дә, әсәрләр дә шулай. Соңгы елларда татар театр тамашачысы хәтеренә һәм күңеленә уелган әсәрләр рәтендә Равил Сабыр пьесасы буенча Фаил Ибраһимов режиссерлыгында сәхнәгә куелган «Абага алмасы ачы була» драмасын дә атау тиеш. Әсәр 2010 елдан бирле Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән төшмәде диярлек. Режиссер тарафыннан яңартылып, театр белән бергә яңа бинага да күчте. Биналар-заллар туза, артистлар олыгая, тамашачы да үзгәрә, ә менә әсәр, гүя вакыт каннунарына буйсынмый, сәхнәдә кала. Хикмәт нидә? Чөнки ул — хәтәр дәверләрне хәтерләү — хәтер турында, чөнки аның актуальлеге, ни кызганыч, беркайчан да искерми. Ул бүген дә набат суга. Кабат набат суга…

Насыйбулла бабай 86 яшенә тикле паспортсыз яшәгән, шушы яшендә генә аңа шәхесен ачыклый торган таныклык биргәннәр. Шул уңайдан карт янына Казаннан Айбулат исемле журналист килә. Мондый гыйбрәтле язмышны, беркемгә дә сөйләмичә, үзем белән алып китсәм, гөнаһ булыр дип, бабай аңа гомер юлын бәян итә. Угры ярлыгы тагылып, нахакка сөргенгә сөрелү, сугыш, әсирлек, зиндан, аннан соң да гомере буе куркып яшәү… Насыйбулла картның бөтен тормышы тоташ газаплардан, гаделсезлектән, караңгылыктан тора. Хәер, яктылыгы да бар икән — сөйгәне Гөлия. Төп геройга яшәү көче, өмет биргән, тугьрылыклы, олы жанлы Гөлия тарафыннан әсәрнең лейтмотивы яңгырый: «Нишлисең бит, шулай насыйп булгандыр инде безгә, Насыйбулла...» 

Бу сүзләр спектакль барышында берничә мәртәбә кабатлана. Төп каһарманның исеме дә шуңа ярашлы сайланган.

Насыйбулла язмышы — миллионнар кичкән юл

Төп рольне башкаручы Рафил Сәгьдуллин осталыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Насыйбулла — типик персонаж, аксакал, җор телле, хәйләкәр, дөнья кичкән ил карты. Спектакльне тамаша кылганда, ирексездән, Туфан Миңнуллинның Әлмәндәре искә төшә. Мөгаен, Шәүкәт Биктимеровтан соң Әлмәндәрдәй үз-газиз татар картын Рафил Сәгьдуллин гына сәхнәгә чыгара алгандыр. Бу ике образ арасында тәңгәллек шактый, зур гына аерма да бар. Әлмәндәр — үлем алдында да югалып калмаучан, башбирмәүчән, хөр рухлы карт. Ул — татар тамашачысы күрергә теләгән, хәтта сусаган хөрлекнең, көчле рухның гәүдәләнеше. Ә Насыйбулладагы куркаклык һәм буйсынучанлык — киресенчә, үзебез танырга теләмәгән күндәмлегебез ул, минемчә. Гомере буе баш очында чыбыркы эленеп торган, өркеп, яраклашып яшәргә күнеккән картның үзенә күрә «калканы» да бар — чукрак булып кылана. Адәм баласына көн саен «син дуңгыз» дип тәкърарлап торсаң, бер айдан мыркылдый башлый, диләр. «Элемент» Насыйбулла (аны күршесе шулай атый), күрәсең, кешелеген «чукраклыгы» белән саклап калган. «Беркем дә дәшми. Дәшмәскә мәҗбүр итәләр. Ә мин дәшәргә булдым» — гомере буе гаделсезлеккә каршы дәшми-ишетми яшәгән кешенең ниһаять эндәшүе-ораны кебек тә кабул ителергә тиештер бу спектакль.

Насыйбулла язмышы — меңнәр, миллионнар кичкән юл. Сугышны, әсирлекне, зинданны, штрафбатны безнең бабай да үткән. Әмма авылда аңа «пленный» дип дәшәргә кыючы булмаган. Берәү дәшеп караган. Ярый ла бакча яклап кына өенә кайтырга кирәклеген кисәтеп өлгергәннәр ул адәмгә. Юкса, бабай капка төбендә төнгә тикле көткән, диләр. Балта белән. «Пленный» Мәгъдәйнең балта эзе ул капка баганасын шактый еллар бизәп торган әле… Кеше гомеренең кыйммәте — дәвамда. Үзеңнең, гаиләңнең язмышын имгәткән, бердәнбер балаңны үтергән адәмне кичерергә, аның алга таба да җирне пычратып йөрүенә түзеп яшәргә мөмкинме? Дөресрәге, кирәкме? Утны ут белән тукталар ләбаса. Гаделсезлеккә каршы чукрак, әпә булып кына каршы торып булмый бит инде.

«Абага алмасы ачы була» спектаклен карагач, күңелемдә әнә шундый өермә кузгалды. Әйе, башка заман вәкилемен (Айбулат кебек), башбирмәс бабамнар язмышын да азмы-күпме беләм, кара баганалы авылда туганмын. Насыйбулла дөреслеген, аның язмышын кабул итә, аңлый алмыйм мин. Юк! ...Шулчак әсәренеп, ирексездән елмаеп куям. Әсәрнең максаты-хикмәте да нәкь шунда — минем, безнең — тамашачының, Насыйбулла язмышы моделен кабул итмәвендә түгелме соң?!

Әсәргә тулы бер гасыр сыйган

Бу фикер Большой Татарин сүзләре белән дә куәтләнә. Эшенә күрә ашы тәтемәгән Насыйбуллага эндәшеп: «Сорадыңмы соң?» — ди. Үзеңә тиешле кадерне бирмиләр икән, сорап алырга кирәк. Күнмәскә, бирешмәскә, баш имәскә, киләчәккә өметне өзмәскә — шунысы мөһим. Моны төп геройның үз сүзләре дә дәлилли: «Кеше - күңелендә нинди дә булса өмет булганда гына яши». Бу җәһәттән Низам сөйләгән мәзәк тә игьтибарга лаек: сәгать төзәтүче өметсез-хәлсез күренгән берәүгә сәгатен бер генә көнлек итеп ясап бирә. Димәк, гомер озынлыгын өмет билгели.

Гомумән, спектакльдә тормыш хакыйкате, чынбарлыкның коточкыч асылы күп очракта Большой Татарин, Низам, Комарик кебек ярдәмче персонажлар тарафыннан әйтелә. Мәсәлән, бер гасыр элек Идел буена — татар йортына, милли күтәрелешкә ябырылган ачлыкның төп сәбәбе Большой Татарин сүзләре белән җиткерелә. Низам — кешеләр арасында булырга тиешле үзара кадерләү, ярдәмчеллек кебек асыл сыйфатлар гәүдәләнеше. Читтә, авыр шартларда татарларның берләшүе, бер-берсен саклаулары-яклаулары — Насыйбулланы исән калдырган төп көч буларак тәкьдим ителә. Иң авыр вакытларда аңа милләттәшләре кул суза. Әйе, бердәм булсак кына милләт буларак киләчәгебез бар. Үзебездән башка беркемгә дә кирәкмибез без. «Абага алмасы ачы була» — һәм шәхси, һәм иҗтимагый, һәм милли яссылыкта каралырга, кабул ителергә тиешле әсәр.

Узган гасырда татар кешесе күргәннәрнең барысын бер әсәргә сыйдыра алу, ул вакыйгаларга төрле күзлектән, төрле яклап бәя-аңлатма бирү — спектакльнең зур уңышы. Тема колачлы, катлаулы булса да, вакыйгалар өсте-өстенә өелеп, кабул ителешне бозмый, авырсытмый. Күчәр тирәли — Насыйбулла язмышы тирәсендә гомер агымы кебек табигый тәкьдим ителә. Югыйсә Идел буендагы ачлык, Бөек Ватан сугышы, Идел-Урал легионы, Аксак Тимер кебек тарихи шәхес һ.б. һәрберсе катлаулы, масштаблы темалар.

«Тышауланган бәхет буламыни?»

Насыйбулла язмышы аша илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять төрле яссылыкта паралельләр һәм каршылыклар ярдәмендә ачыла. Мисал өчен, Ватанга мөнәсәбәт: Большой Татарин үзен гаиләсез калдырган, туганын ашарга мәҗбүр иткән Ватанны үзенеке исәпләми, ә Насыйбулла өчен Ватан — туган авылы, сөйгәне, гаиләсе, аның Ватаны бар һәм ул үз. Шулай ук, алман ягындагы концлагерь һәм Советлар Союзындагы зинданны янәшә куеп, чагыштыру көчле. Икесендә дә канкойгыч ерткычлык, һәр икесендә дә Насыйбулла Ватанына тугърылыгы өчен җәбер-золымга дучар ителә. Аерма шунда гына — икенчесе, хәтәррәге — аның үз Ватанында.

Әлбәттә, каршылыкларның иң көчлесе геройның үз сүзләре белән берничә мәртәбә телгә алына: Тахау — Низам каршылыгы. Кабәхәт Тахаулар да, кешелекле Низамнар да һәркайда һәм һәркайчан булган, бар, булачак. Ватан болардан кайсының кулына дилбегә тоттыра бит — хикмәт шунда. Насыйбулла кичкән авыр һәм озын гомер сәхифәләрендә Низамнар юк ителә, үтерелә, ә Тахаулар агу чәчеп яши бирә. Куркытылган, изелгән картның гаделлеккә өмете өзелгән. Аңа хөр дәүләт тә, милли бәйсезлек тә кирәк түгел. Абаганың чәчәк атасына ышанмый ул. Чәчәк атып, алма бирсә дә, ул бәхет алмасын бу илдә кешегә агулап ашатырлар, ди.

Спектакльдә Мөдәррис Әгьләм шигьри юлы яңгырый. Текст эчендә текст бирелү, сәхнә әсәрендә шигырь, җыр, мәзәк һ.б. яңгырау — фикер уемы, көчле позиция дип беләм. Равил Сабыр үз әсәрләрендә Мөдәррис Әгьләм шигырьләрен оста куллана, алар ярдәмендә төп фикерне аныклауга ирешә. Кызыклы һәм игелекле бу алым язучының табышы саналырга хаклы. Әлеге спектакльдә Насыйбулла үз фикерен — үз язмышы нәтиҗәсен шигырь ярдәмендә әйтә: «тышауланган бәхет буламыни?». Богаулылар бәхетле була алмый, бәхетсезлек тышаулы икәнеңне тойган, богавыңа күнгән мәлдән башлана.

«Мин үзем дәүләт!»

Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, әсәрдә паспортка салынга символик мәгьнә кызыклы. Паспорт — шәхес иркен раслый торган документ түгел, киресенчә, тышаулылыкның рәсми таныклыгы, богау буларак аңлашыла. Шуңа күрә Насыйбулла аннан баш тарта: «Кирәкми миңа мондый дәүләт паспорты. Мин үзем дәүләт!» Күрәсең, гомере, тормышы, бәдәне богаулы чакта да, богауларының таныклыксыз булуы, бәйлелеге кәгазьгә теркәлмәү — берникадәр шәхси иреге юатып яшәгәндер Насыйбулланы. Җәмгыять белән ике арадагы «чукраклык» барьерын да, картның тынычлап яшисем килә, дигән теләген дә искә алыйк. Ә паспорт бирелү аны гүя богаулылар җәмгыяте белән якынайта, шәхси тынычлыгын боза. Башкаладан ук журналист та килеп җиткән әнә. Нәкъ шул чакта, инде паспорт белән тәгаен «тышаулап» куелгач, Насыйбулланың «сөйләшә башлавы», язмышын бәян итүе бер дә гаҗәп түгел.

Картның гыйбрәтле язмышыннан әсәренгән Айбулат башкача фикерли. Заманалар бүтән, ил үзгәрергә тиеш, дип саный. Тышауларсыз тормышка, гаделлеккә ышана. Насыйбулла белән хәтта бәхәскә керә: бабай турында мәкалә язып бастырачак, аңа сугыш батыры исемен һәм тиешенчә пенсия бирдерүгә — гаделлеккә ирешәчәк, янәсе. Әмма мәкаләне бастырмыйлар, яңа буын вәкиленең өметләре акланмый. Шул ук вакытта Насыйбуллага әсәр ахырында язган хатында Айбулатның бу ниятләреннән баш тартмавына да ишарә бар. Өметен җуймаган әле ул, тик ышанычы какшаган инде. Чарасыз журналист иле исеменнән гафу сорый гына ала — үткәннәр өчен дә, бүгенгесе өчен дә. Гафу ит, Насыйбулла бабай…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100