news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ул – безнең горурлыгыбыз!” - "Ватаным Татарстан" газетасы

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Ил халкы, мәш килеп, Россиядәге аэропортларга исем эзли. Бу атнада “Россиянең бөек исемнәре” проектының хәлиткеч өлеше башланды. Бәйгенең җиңүчеләре 5 декабрьдә ачык­ланыр дип көтелә. “Казан” аэрпортына – Тукай, Җәлил яки Туполев, “Бигеш”кә исә Сәйдәшев, Менделеев, Шишкин, Лемаев исемнәре бирелергә мөмкин. Исемлеккә кергән шәхесләр буенча сораулар да бар.

Нәрсә бу һәм кемгә кирәк? Проект башланганда, әнә шун­дый сорау бирүчеләр дә булды. Бездә башка проблемалар бет­кәнмени, нигә ил халкын борчы­ган башка сораулар буенча шундый тикше­ренүләр узды­рылмый, янәсе. Бу сүзләрдә дә хаклык юк түгел. Әмма аппетит дигәннәре аша­ганда пәйда була дигәндәй, әлеге бәйгедә тавыш бирүчеләр саны арта бара. Проект башланып ки­ткәннән бирле, ике миллионга якын кеше үз фикерен белдергән, ә финал этабының беренче кө­нен­дә йөз меңнән артык рес­пон­дент тавыш биргән. Инде һәркем күңеленә хуш килгән шәхес исеменең аэропортка бирелүен тели хәзер. Сүз уңаеннан, Та­тарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. “Әгәр Тукай бөек шагыйрь һәм татар мәдә­ниятенең символы, Татар­стан­ның күпмилләтле хал­кының горурлыгы булса, Лемаев – ре­с­публиканың сәнәгать егәр­леге һәм берничә буын татар­стан­лыларның хезмәт даны сим­волы. Горурланабыз һәм сайлы­быз”, – дип язган Рөстәм Миңне­ханов инстаграмдагы сәхифәсен­дә.

Оештыручыларның максаты билгеле: бу шәхесләрнең исем­нәрен тарихта мәңгеләштерү, халыкта аларга карата кызык­сыну уяту, шәхесләр исемен ае­рым бер төбәк белән бәйләү һәм үзенә күрә төбәк өчен фай­далы, уңайлы, туристик мөмкин­лек­ләрен арттырырга ярдәм итүче бренд булдыру. Аэропорт­ларга исем кушу яңалык түгел үзе. Дөньякүләм дистәләгән аэропорт күренекле шәхесләр исемен йөртә: Парижда – Шарль де Голль, Нью-Йоркта – Джон Кеннеди, Улан-Баторда – Чынгызхан, Истанбулда – Ататөрек. Әйтергә кирәк, берсе дә очучы түгел. Аэропорт бит ул самолетлар күтәрелеп китә һәм төшеп утыра торган урын гына түгел. Теге яки бу каланың төп капкаларыннан берсе бит ул.

Башта экспертлар туплап, иҗ­тимагый фикергә таянып, сораштырулар үткәреп, илебез тарихында тирән эз калдырган, халык күңеленә кергән, теленнән төшмә­гән шәхес­ләребез исемлеген булдырдылар. Һәр аэропортка кырыгар исем тәкъ­дим ителде. Аннары алар – унси­гезгә, соңрак тугызга калды. Хәлит­кеч этапка өчәр-дүртәр шәхес чыкты.

“Казан” аэропорты Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев исемнәре белән аталырга мөмкин. Баштарак бу исемлектә Җәлил түгел, ә каһарман-очучы Михаил Девятаев бар иде. Исем­нәр алмаштыруны гаделсез дип бәяләүче­ләргә Татарстанның Иҗ­тимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин җавап бирде. Баксаң, Җәлил иҗ­тимагый сораштыру барышында күп тавыш җыйган икән һәм шул рәвешле Девятаевны узып киткән. Әмма хәзер башка сорау калкып чыкты: өч кеше арасында берьюлы ике татар шагыйренең булуы алар арасында өстәмә көндәшлек барлыкка китереп, бу хәл өченче кандидатка өстенлек бирмиме? Һәрхәлдә, беренче көннәрдәге саннар шулай дип уйларга этәрә. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, тавыш биргәндә кешенең милли хисләре уяна. Туполев, Тукай белән Җәилне артта калдырып, алга чыккан әнә. Моны оештыручылар махсус эшләмәгән микән, дип шикләнүчеләр дә бар.

Туполев димәктән, аның исеме Казан гына түгел, “Внуково”, “Шереметьево” аэропортларына би­ре­лүгә дә дәгъва кыла. Бу бәйгедә төрле калаларда кабатланган тагын берничә исем бар. Волгоград, Калуга һәм “Домодедово” – Георгий Жуков, Пенза белән Минеральные Воды – Михаил Лермонтов, “Бигеш”, “Шереметьево” һәм Тө­мән аэропортлары Дмитрий Менделеев исемен йөртергә мөмкин. Инде берьюлы ике-өч калада җиңсәләр, сонгы сүзне экспертлар әйтәчәк. Алар барлык уңай һәм тис­кәре якларын уртага салып, шәхеснең теге яки бу төбәк өчен әһәмиятлеген карап, нәтиҗә чыгарачак.

Билгеле булганча, әлеге бәйге­дә Татарстанның икенче зур аэропорты “Бигеш” тә катнаша. Анда финалга телгә алынган Николай Лемаев белән Дмитрий Менделеевтан тыш, Салих Сәйдәшев һәм Иван Шишкин да чыккан.

Уфа аэропортына башкортларның милли каһарманы Салават Юлаев, бөек шагыйрь Мос­тай Кәрим, хәрби очучы Муса Гә­рәев исеме бирелергә мөмкин. Сүз уңаеннан, исемлеккә кергән шәхес­ләр арасында иҗат кеше­ләре (17%), хәрбиләр (25%), күренекле сәясәт­челәр, ил башлыклары (23%), фән, мәгариф алдынгылары, инженерлар (21%) өстенлек итә.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100