news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Укытучым минем» республика бәйгесе җиңүчесенә бүләккә бер китап һәм ике брошюра бирделәр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков киләчәктә бүләк мәсьәләсен хәл итәчәген белдерде.

«Укытучым минем» республика бәйгесе җиңүчесенә бүләккә бер китап һәм ике брошюра бирделәр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2023 ел азагында урта һәм югары сыйныф укучылары арасында узган «Укытучым минем» республика бәйгесе җиңүчесенә бүләккә бер китап һәм ике брошюра тапшырдылар.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Укытучым минем» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бәйгене Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган.

Гран-прига Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Мифтахова ия булган. Ул да матбугат очрашуына чакырулы иде. Бәйгене оештыручылар аңа Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган энциклопедик басма, «Күренекле шәхесләр» буклеты, һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында буклет бүләк иттеләр.

«Татар-информ» хәбәрчесе җиңүчеләргә биреләсе бүләк турында кызыксынды.

«Гран-при матур яңгырый, ләкин ул акчалата бүләк түгел. Безнең андый мөмкинлекләр юк. Акчалата бүләкләр бирә алмыйбыз. Безнең өчен иң әһәмиятлесе – җәмгыятькә җиңүчеләрнең исемнәрен җиткерү, мәктәпләрнең эшчәнлеген күрсәтү. Безнең институттан грамоталар, китаплар була. Мәкалдәгечә, китап – иң яхшы бүләк», – диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков киләчәктә бүләк мәсьәләсен хәл итәчәген белдерде.

«Икътисад өлкәсендә эшләүче мәгариф өлкәсенә битараф булмаган милләттәшләребез бар. Без аларга мөрәҗәгать итәчәкбез. Алга таба бу проектны югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Бүләктән бигрәк, бәйгенең материаль булмаган өстенлекләре дә бар. Җиңүчеләрне Татар энциклопедиясе институтына җыеп, экскурсия оештырып була», – диде Илгиз Халиков.

Искәндәр Гыйләҗев быелгы бәйге җиңүчеләре өчен институтта экскурсия планлаштырылганын әйтте.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100