news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Яңа уку елында «Укытучы эшендә ясалма фәһем» квалификация күтәрү программасы кулланылачак. Анда 250 мең педагог катнашачак – бу Россия укытучыларының гомуми санының дүрттән бер өлеше диярлек. Бу укытучыларның ясалма фәһемне практикада куллануына багышланган беренче федераль инициатива. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укуны Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлар министрлыгы һәм Дәүләт мәгариф университеты оештыра. Программаның эчтәлеге «Яндекс» тарафыннан эшләнгән. Укуда нейрочелтәрләр белән эшләү тәҗрибәсе булган укытучылар да бушлай катнаша алачак. 2026 ел ахырына кадәр программа буенча 250 мең педагогик хезмәткәр белем алачак.

Уку 36 академик сәгать дәвам итәчәк, ул онлайн оештырыла. Алар дәресләр өчен уңайлы вакытны үзләре сайлый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot