news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларга «Пушкин картасыннан» файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Россия Хөкүмәтендә «Пушкин картасының» функцияләрен киңәйтү мөмкинлеге хакында фикер алышалар. Әйтик, балаларны экскурсияләр, театрлар яки кинотеатрларга озатып йөрүче укытучыларга да аннан файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Педагоглар белән очрашуларда «Пушкин картасы» турында һәрвакыт сорау бирәләр. Чөнки укытучылар фикеренчә, балаларны озата барганда аларның учреждениегә керү өчен законлы һәм легаль мөмкинлеге булырга тиеш», - дип искәртте депутат.

Казакова билгеләп үткәнчә, мөгаллимнәр экскурсия вакытында «ишек артында көтеп торырга» тиеш түгел. Киресенчә, аларның алдан сөйләшеп куймыйча гына учреждениегә керү мөмкинлеге булуы шарт.

«Файдаланылмаган акчалардан барлыкка килгән экономия бар, без аннан файдалана алабыз», - диде ул мөмкин булган финанс чыганаклары турында.

Депутат «Пушкин картасын» бирү механизмнары хакында да фикер алышуларын әйтте. Әйтик, аны укытучының үзенә түгел, ә мәктәпкә бирергә мөмкиннәр. Белем бирү учреждениесе исә аны кирәк булган очракта педагогка бирәчәк. Яки картаны 14 яшьтән өлкәнрәк укучыларның сыйныф җитәкчеләре алырга мөмкин.

«Әмма аларның сыйныф җитәкчеләре генә түгел, киңәшчеләр, укыту эшләре мөдире дә булуы ихтимал. Биредә кыенлык акча табуда гына түгел. Балаларга каралган бюджет – күбрәк, ә педагогларга азрак булып чыга», - дип сүзен төгәлләде Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100