news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучыларга бәясе 3 мең сумнан артмаган бүләкләр бирергә мөмкин

Гамәлдәге Россия законнары нигезендә, укытучыларга бәясе өч мең сумнан артмаган бүләкләр кабул итәргә рөхсәт ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гражданлык кодексының 575 маддәсендә мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә бу суммадан артыграк булган бүләкләр тапшыру тыела, дип күрсәтелә.

Законда гадәти бүләк – бәйрәм яки башка вакыйга уңаеннан формаль булмаган шартларда бирелә торган предмет дип билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot