Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Укытучыларга атнага 4-6 сәгать дәресләргә әзерләнү өчен вакыт бирергә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы депутатлары Анна Скрозникова, Георгий Арапов һәм Антон Ткачев РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка укытучыларга атнага 4 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр методик вакыт бүлеп бирүне норматив дәрәҗәдә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мөрәҗәгать авторлары, педагоглар үзләренең төп эшчәнлеге кысаларында планлы рәвештә методик эш белән шөгыльләнә алсын өчен, әлеге вакытны расписаниегә аерым йөкләнеш элементы буларак кертергә тәкъдим итә.
Парламентарийлар фикеренчә, мондый чара баланслы профессиональ мохит булдырырга, белем бирү процессының сыйфатын арттырырга, педагогларның хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итәргә һәм гомуми белем бирү системасының кадрлар потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, депутатлар төбәк хакимиятләре өчен педагогларның йөкләнешен тарификацияләгәндә һәм бүлгәндә методик эшчәнлекне исәпкә алу кирәклеге турында аңлатмалар әзерләргә тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз