news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучылар югары уку йортлары өчен тарихтан яңа дәреслекне 5 баллдан 4 баллга бәяләде

Тарихи белгечлеккә укымаучы студентлар өчен әзерләнгән яңа «Россия тарихы» дәреслеге укытучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча 5 баллдан 4 баллга бәяләнде. Бу хакта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков V Тарих укытучылары милли форумында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Фән һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, ведомство тарихи булмаган юнәлешләрдә эшләүче тарих укытучылары арасында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яңа дәреслекне сораштыруда катнашучыларның 80 проценттан артыгы куллана.

Фальков билгеләп үткәнчә, һөнәри берләшмә басманы 5 баллдан 4 баллга бәяли. Шул ук вакытта министр дәреслекне камилләштерергә урын бар, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot