news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучылар укытучысы, дәреслекләр авторы Закирә Хәбибуллина вафат

Педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Закирә Хәбибуллина вафат. Галимәгә 85 яшь иде. Хәбәрне аның коллегасы һәм шәкерте, Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Равилә Шәмсетдинова раслады.

«Закирә Нуриевна гомере буе безнең институтта эшләде. Аралашып яшәдек, хәлен белешеп тордык. Бик авырды ул соңгы вакытларда. Хастаханәләргә дә урнаштырган идек инде. Иртәгә соңгы юлга озатабыз», – диде ул.

«Закирә Хәбибуллина үзенең йорты яныннан озатылачак дип уйлыйбыз. Әле кайда җирләнәсе төгәл билгеле түгел. Башкортстанга яки Баулыгамы – туганнары хәл итәчәк», диде Равилә Шәмсетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100