news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад белгече пенсиягә иртәрәк чыга алучы гражданнар категорияләрен атады

Булачак пенсионерларның кайбер категорияләре яңача билгеләнгән пенсия яшенә кадәр лаеклы ялга иртәрәк чыга ала.

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лариса Сорокина «Прайм» басмасына шул турыда сөйләгән. Моны DEITA.RU мәгълүмат агентлыгы яза.

Аның сүзләренчә, мондый хокукка ир-атлар өчен 42, хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаган иминият стажы булган кешеләр ия. Картлык буенча иминият пенсиясе аларга билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнче 24 айга алданрак билгеләнергә мөмкин. Ләкин хатын-кыз 55, ир-ат 60 яшен узган булырга тиеш. 

Белгеч аңлатып узганча, «искечә» лаеклы ялга чыгу яше пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукына ия гражданнарның күбесе өчен саклана. Аерым алганда, мондый төркем гражданнарга авыр, куркыныч яки зарарлы шартларда эшләгән гражданнар керә.

Моннан тыш, 2022 елда пенсиягә вакытыннан алда ир-атлар өчен 30 ел һәм хатын-кызлар өчен 25 ел тиешле стажлары булган педагоглар, медицина белгечләре һәм актерлар чыга ала. «Төньяк стаж»ы булган кешеләр өчен дә ташламалар бар. Алар пенсиягә башкалар белән чагыштырганда 5 елга иртәрәк чыгарга хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100