Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Укытучылар көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм уты кабызылачак
Иртәгә, 5 октябрьдә, Укытучылар көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм уты кабызылачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары светодинамик тамашаны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр иттеләр Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Манарада Россия Федерациясе дәүләт флагы фонында «Педагог һәм остаз елы» дип язылачак.
2023 ел Россия Президенты указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Елның миссиясе – педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның статусын тану.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз