Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Укытучылар икетеллелек шартларында балаларның уку күнекмәсен бәяләү турында фикер алышты
Казан шәһәре Совет районының 95нче табигый-фәнни лицеенда башкаланың 500гә якын татар теле укытучысы һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре «Икетеллелек шартларында балаларның уку күнекмәләрен бәяләүгә һәм әлеге күнекмәләрне формалаштыру методикалары» белән танышты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклының быелгы ахыргы – дүртенче чарасы булды.
Семинарны филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков ачып җибәрде. Ул кече сыйныф укучыларының татар телендә уку күнекмәләрен бәяләү өчен «Бәян» дип аталган планшетлы кушымтаны булдыру максаты белән таныштырды.
«Моңа кадәр уку күнекмәләрен бәяләү өчен татар телендә стандарт текстлар билгеләнмәгән иде. Шуңа күрә эшне иң элек автор һәм текстны сайлаудан башладык. Шулай итеп, планшетлы кушымта өчен татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Баянның ике әсәре алынды», - диде ул чыгышында.
Илгиз Халиков теманы дәвам итеп, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Чаллы институты доценты Айгөл Ханованың «Бәян» кушымтасы ярдәмендә уздырылган тәҗрибәнең беренче нәтиҗәсен игълан итте. Экспериментта Чаллы шәһәре «Адымнар» полилингваль мәктәбе һәм Казан шәһәре Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе укучылары катнашкан.
Өченче спикер – филология фәннәре кандидаты, Ройял Холлоуэй университетының постдокторы Анастасия Лопухина видео аша Лондоннан тоташты. Ул туган телне өйрәнүдә субтитрларның әһәмияте турында сөйләде. Тикшеренү шуны күрсәткән: беренче-икенче сыйныф укучылары видеодагы титрларга бер дә диярлек игътибар итми, ә өченче сыйныфтан башлап, субтитрларны укырга тырышу арта икән. Димәк, укый белмәгән балага титрлы видео куюдан файда юк, ә менә укый белгәннәрнең бу рәвешле уку күнекмәләрен яхшырту мөмкинлеге бар дигән беренчел нәтиҗәгә килгәннәр, диелә хәбәрдә.
Семинар барышында укытучылар үз тәкъдимнәре белән чыкты: мондый файдалы очрашуларны ата-аналар өчен дә үткәрергә кирәк, дигән фикердә алар.
- Бу елның беренче семинары гыйнвар аенда булды. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров сөйләде. Апрельдә узган икенче чарада филолог, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов чыгыш ясады.
- Өченче чара октябрьдә узды, ул регионнар тәҗрибәсенә багышланган иде. Семинарда спикер буларак филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова (Ижевск), Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев (Якутск) һәм башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, «Хавал» чуваш инициатив төркеменең координаторы Александр Блинов (Чабаксар) чыгыш ясады.
- Чараны Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз