news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучы Ләйлә Хәбибуллина: Мондый хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә

19нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, илкүләм укытучылар бәйгесендә икенче урынны яулаган Ләйлә Гәрифҗанова (Хәбибулллина) укытучыларның хезмәт хакына карата үз фикерен белдерде.

Укытучы Ләйлә Хәбибуллина: Мондый хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә
Фото: Ләйлә Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Мондый җаваплы хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә. Әлбәттә, һәр укытучы хезмәт хакын үзенең йөкләнешеннән, тәҗрибәсеннән, категориясеннән чыгып ала. Ләкин минималь түләү югарырак булырга тиеш.

Мин канәгать үк түгел димәс идем. Беренче килгән ел белән чагыштырганда, шактый артты инде. Шулай да бу һөнәр дөрес, гадел бәяләнеп бетми, ди ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәбибуллина белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot