Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Укытучы Гөлназ Хуҗина: Ана теле ул – бала чагында ана сөте кебек тансык - «Яңарыш»
«Тормыш үзгәрә, белем бирү тормыштан да тизрәк үзгәрә. Тәҗрибә-сынаулар, заман таләбе, яңа технологияләр.. Ә ничек замана укытучысына куелган таләпләргә җавап бирерлек мөгаллим булып калырга, тиз үзгәрә торган җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай иҗади шәхесләр тәрбияләргә?» – ди Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хуҗина.
(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Рилия Закирова) Ул 38 ел мәктәптә эшләү дәверендә куйган соравына үз үрнәгендә җавап та биргән. Аның дәүләт бүләкләренә генә күз салыйк. 2013 елдан 2022 елга кадәр һәр елны ул – Казан федераль университеты дипломнары, ә 2019 елдан 2026 елга кадәр һәр елны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Чөнки ул укыткан укучылар һәр елны республика һәм Халыкара олимпиадаларда призерлар, җиңүчеләр булалар, хәтта Гран-при яулыйлар. Бу казанышка ничек ирешә соң Исәнбай мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлназ Хуҗина?
Гөлназ ханым, тәүге тапкыр мәктәпкә эшкә килүегезне, беренче дәресегезне хәтерлисезме?
– Без, бер төркем студентлар, беренче практикага Сарман мәктәбенә килдек. Практика җитәкчебез бик таләпчән, каты, һәр нәрсәнең җиренә җиткерелеп эшләнүен таләп итә. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы авырып китү сәбәпле, әлеге фәнне укытучы юк икән. Безгә, өч студентка, дәресләр алып барырга кушылды. Миңа югары класслар туры килде. Күз алдыңа китереп кара: синнән дә озынрак буйлы, чибәр, күзләре янып торган 30га якын егет-кызлар. Һәр көн саен син аларга дәрес бирергә тиеш. Дәрескә бик нык куркып кергәнем хәтердә. Тема – Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе». Менә шул уртак хисләр бәйләде дә инде безне, бик кызыклы бәхәс-әңгәмә дәрес булды ул. Укучылар әңгәмәгә керергә, үз фикерләрен белдерергә курыкмыйлар иде, бәлки «Я, ничек дип җавап бирерсең?» – дип, студент кызны сынау да булгандыр ул. Практика беткәндә, укучылар белән дусларга әверелдек, аннан соң да әле хатлар алышып тордык. 5нче курста да, дәүләт практикасына җыенып йөргәндә, укытучы булып 4 айга Качкын мәктәбенә китәргә туры килде. Тормыш үзе юлын да, алымнарын да табарга өйрәтте.
Бала фәнне яратсын өчен укытучыга нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Иң беренче чиратта, укытучының үз фәнен, укыту методикасын белүе бик мөһим. Әмма чын укытучыга боларны белү генә да аз, ул җәмгыятьтәге, мәдәният, сәнгать һ.б. өлкәләрдәге яңалыкларны яхшы белергә тиеш. К.Д.Ушинскийның «Укытучы үзе укыган, өйрәнгән вакытта гына укыта. Укудан туктауга ул укытучы буларак яшәүдән туктый», – дигән сүзләрендә тирән хакыйкать ята. Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Заман белән бергә атлаганда гына бүгенге көн укучыларын кызыксындырырга була. Тагын шунысын өстәр идем: беренче карашка әһәмияте булмаган кебек тоелса да, укытучының киенү рәвеше, сөйләм теле, балаларга булган җылы мөнәсәбәте дәреснең нәтиҗәлелегенә тәэсир итә. Бик тирән белемле галим булып та, укытучы була алмаска мөмкин. Укытучы, аның дәресе – гаҗәеп бер серле дөнья.
Замана укучылары белән эшләү авырмы?
Киресенчә, замана укучылары кызыклы. Аларның дөньясы, кызыксынулары башка. Кайсыбер нәрсәләргә алардан өйрәнәбез. Заманча гаджетлар, ясалма фәһемнәргә генә кайтарып калдырсак, без ашау, рәхәт яшәү һәм матур киенү өчен генә туган, милләте дә, социаль чыгышы да билгеле булмаган ниндидер бер катламның барлыкка килүенә сәбәпче булабыз. Кызганычка, бүгенге җәмгыятьтә ул яңа катлам бар инде. Шуңа да төп максат – замана балаларының аңына милләтебезнең рухи кыйммәтләрен сеңдерү, үзләренең тамырларын, нәселләрен белүләренә, туган телебезнең кадерен аңлый башлауларына ирешү. Ә милли хис-моңнар, тарихыбыз һәм башка бик күп кыйммәтләр бары тик ана теле аша гына керә.
Ана теле бит ул – сөйләшү-аралашу өчен генә түгел, ә тарихи чорларны тоташтыручы, тәрбия бирүче дә. Бала чагында ана сөте кебек тансык, ә үлем түшәгенә калгач, гаҗиз, иреннәргә тигергән бер кашык су кебек мөһим. Менә шулай заманча тандем килеп чыкканда гына замана баласы кызыклы булачак. «Укытыр өчен укырга, укыр өчен укытырга!» – укытучы эшчәнлегенең төп кагыйдәсе. Укытучы заманнан алда барганда гына балалар алдында дәрәҗәгә ирешә ала. Ләкин ул һич кенә дә сукырларча иярү булырга тиеш түгел. Замана баласының күңеленә юл таба белү өчен, педагогик технологияләрне урынлы кулланып, бала күңеленә ачкыч таба белергә дә кирәк.
Гөлназ ханым, сезнең укучыларыгыз республикакүләм, Халыкара олимпиадаларда җиңүләр яулый. Ул укучыларыгыз татар теле юнәлешеннән китәләрме?
Соңгы елларда олимпиада хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Укучыларга үз мөмкинлекләрен сынау, кызыксынуларын үстерү өчен нинди генә олимпиадалар юк? Аннары олимпиада укучыларга югары уку йортларына керү мөмкинлекләрен киң ача. Җиңүчеләр уку йортына имтихансыз кабул ителә ала. 1997 елдан бирле мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучыларым олимпиадаларда җиңү яулыйлар, алар – һәрчак беренче унлыкта. 2010 нчы елларда олимпиада хәрәкәтендә үзгәрешләр булды: җиңүче һәм призерлар билгеләнә башлады. Укучыларымның ел саен җиңүләр һәм призерлар рәтендә булуы белән горурланам. Татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашу – үзе бер җиңүгә тиң. Илүзә Нәгыймова, Ралина Хәбирова – әлеге олимпиаданың призерлары һәм җиңүчеләр. Әлеге олимпиадада Гран-При яулаган укучым Гөлназ Мөэминова районыбыз горурлыгы булды.
Олимпиадаларда катнашкан укучыларымның барысы да татар теле юнәлеше буенча китмәсә дә, күбесе әлеге юнәлешне сайладылар. Шунысы куанычлы: алар югары уку йортында да Халыкара олимпиадаларда катнашып, үзләренең җиңү шатлыгы белән уртаклашалар. Болардан тыш укучыларым ел саен югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирә торган КФУның татар теленнән регионара фән олимпиадаларында, соңгы елларда туган телләр һәм әдәбият буенча федераль (СВОШ) олимпиадаларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Татар теле укытучысы буларак, сезне бүген нәрсә борчый?
– Әлбәттә, туган телебезнең язмышы хафаландыра. Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана, балага ана сөте белән керә. Соңгы елларда беренче сыйныфка татар телен белмәгән татар балалары килүе мине бик борчый. Ә бит тел — халкыбызның күңел байлыгын гасырлар дәвамында үзенә сеңдерә барып, бүгенге көннәргә китереп җиткергән олы бер хәзинә. Тулы ышаныч белән әйтә алам: туган телен камил белгән бала башка телләрне дә җиңел үзләштерә.
«Әни» дигән назлы, тылсымлы, матур сүзне онытып, татар баласының әнисенә «мам» дип эндәшүе – коточкыч күренеш бит. Әни кеше рөхсәт итмәсә, бала әйтми бит аны. Әйт син, авызыңны тутырып, «Әни, әти», – дип. Ничек аһәңле яңгырый бит.
Күңелне борчыган тагын бернәрсә бар: соңгы елларда укучыларыбыз көннән-көн азрак укый. Күпләре телефонда утыра. Әдәбият бит ул кеше күңелен нурландыра, киңәш һәм илһам бирә, тормышка ямь өсти. «Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык...» – дип, Мөдәррис Әгъләмов бик дөрес әйткән. Бүген, Интернет балаларга халкыбызга бөтенләй ят булган кыйммәтләрне сеңдерергә тырышкан бер заманда, галиҗәнап китапка мәхәббәтне кире кайтарасы иде. Элек авыл телне, гореф-гадәтләрне, милләтне бар итүче, аны саклаучы булса, бүгенге көндә ул үзенең бу вазифасын, ролен югалтып килә. Әкренләп бу урынны шәһәр ала. Әле хәзергә шәһәрдә тамырлары авылдан чыккан, милләтебезнең җанын күңелендә йөрткәннәр туган телебезнең киләчәген кайгырта. Алга таба нәрсә көтә?
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз