news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучының китабы дөнья күрде

Укытучының китабы дөнья күрде

(Төмән, 11 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Вагай районының татар теле укытучысы Галия Абназырова, мәкаләләрен, очеркларын, кыска хикәяләрен туплап, үз редакциясендә «Юллар, юллар...» дип аталган китабын бастырып чыгарды. Китабын чыгаруда аңа ике улының теләктәшлеге дә ярдәм итте. Китап 30 битле һәм 500 данә булып кына чыкса да, ул саз якларының тормышын истә калырлык образлар аша күрсәтүе белән кыйммәтле.

Г.Абназырова Вагай районының матурлыгы белән тирә-юньдә дан тоткан һәм балыклы Олыкүл күле тирәсендә урнашкан Кече Уват авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Башлангыч белемне дә ул шушы туган авылында алган. Тукыз авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл шәһәренең 15-нче мәктәбендә урта белем алган. Мәктәпне тәмамлаган гына яшь кыз күрше Картавыл авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлын башлап җибәргән, читтән торып Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган.

Менә инде 30 ел Галия ханым Усак мәктәбендә рус һәм татар телләрен укыта. «Яңарыш» газетасында чыга башлаган мәкаләләре аны тирән һәм җылы күңелле, туган телебез байлыгыннан оста файдалана торган автор итеп танытты. Тора-бара ул кечкенә хикәяләр дә яза башлады. Аның геройлары – якташлары, йомшак нечкә күңелле һәм кешелекле саз ягы халкы.

Абназырованың хикәяләрен язучы Якуб ага Зәнкиев тә бик җылы кабул иткән иде. «...Алар гади тел белән язылган, сурәтләнгән вакыйгалар эчтәлекле, табигать күренешләре сокландыра. Авыр табигать шартларында яшәүләренә карамастан, геройлары итагатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм кунакчыл кешеләр булып күз алдына килә».

news_right_1
news_right_2
news_bot