news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучым, кояшым син!

Галия апа бик тыйнак булды, бераз усаллыгы булса да без аны бик ярата идек

Барыбызга да бер генә,
Белмим, ничек өлгерә?!
Сөекле укытучым,
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Беренче укытучым!
Х.Халиков.

Кемнәр генә беренче укытучыларын хәтерләми икән? Бигрәк тә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнне сине көләч йөзе, ягымлы карашы белән каршы алган беренче укытучы мәңгелеккә хәтергә уелып кала. Без гаиләдә биш бала үстек, һәм барыбызны да беренче сыйныфка үзенең бик күп гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Галия апа Ибатуллина кабул итте. Галия апа бүгенге көндә лаеклы ялда. Вәрәшбаш авылында кош-кортын асрап, бакчасында төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп тыныч картлыгын үткәреп яшәп ята.
Галия апа бик тыйнак булды, бераз усаллыгы булса да без аны бик ярата идек. Авыл мәктәбендә эшләүче башлангыч сыйныф укытучыларының бәхете шулдыр инде: укучылар саны аз булу сәбәпле ике классны бергә укытырга туры килә. Ә ул вакытта без Әлифба китабын яңа елга укып бетерә идек инде. Ничек җитешкән, ничек өйрәткән, шаккатам. Җитмәсә “озынайтылган көн” группасына да кала идек. Анда да Галия апа эшли. Кичләрен караңгы төшкәч, Вәрәшбашның кызыл балчыгын ера-ера кайтабыз. Беруйлап карасаң, күңелле иде ул чакларда: син эчкерсез сабый, ә янәшәңдә көчле укытучы.
Ул чорда укытучыга хөрмәт зур иде. Мәрхүм Фидания апа әйтә торган иде: “Элек укучылар безнең арттан йөрсә, хәзер без аларга ялынабыз”, дип. Мин кечкенә чакта бу укытучылар безнең кебек ярылган бәрәңге ашамыйлардыр инде, хәтта бәдрәфкә дә бармыйлар, ничек яшиләр икән дип уйлый идем. Алар капка төбеннән үткәндә урамның икенче ягыннан урап узарга тырыша идем, Галия апа чыгып: “Нишләп, Миләүшә урамда йөрисең, өеңдә китап укыр идең”, дип әйтер кебек иде. Беренче сыйныфта укыган чакта бер вакыйга бигрәк тә күңелгә уелып калган. Мәктәп безнең өйдән шактый ерак, сумкасы да авыр җитмәсә, арып-алҗап өйгә кайтып кердем дә: “Туйдым мәктәбеннән, туйдым Галиясеннән!” – дип сумкамнымны идәнгә шап итеп куйдым, ә бу вакытта бездә күрше әби утыра иде. Җиткергән бит сүзләрне укытучыма. Икенче көнне шушы сүзләр өчен Галия апа мине яхшы гына орышты: “Шундый сүзне бүгеннән үк әйткәч, үскәч нишләрсең соң син?” – диде. Галия апа, үстем бит. Рәхмәт, сезгә, ачуланганыгыз өчен дә бер дә үпкәләмим. Туймаганмын икән мәктәптән, һәм сездән дә. Гел искә төшәсез, сезнең кебек көчле, хөрмәткә лаеклы, дәрәҗәле укытучы буласы килә. Укытучы өчен укучыларының дөрес юлдан китеп, зур кеше булуыннан да олы бәхет бармы икән ул? Син укыткан балалар яныңнан исәнләшеп китсәләр дә күңелгә рәхәт була. Ә сезнең андый укучыларыгыз санап бетергесез.
Галия апа, тыныч картлыкта балаларыгызның ихтирамын тоеп, сәламәт булып, Ходай биргән гомерегездә тыныч-матур тормышта яшәсәгез иде.
Озын гомер сезгә теләмим мин,
Озын гомер төрлечә була.
Менә бүген матур яшисез сез
Шатланыгыз сез шуңа.
Укытучы дигән сүзгә күпме мәгънә салынган, ул остаз да, ул өйрәтүче дә, ул тәрбияче дә, ул артист та – никадәр һөнәрне үз эченә алган. Әлбәттә инде, өлкән сыйныфларда класс җитәкчебез булган Нәҗибә апа Җәләлова һәм татар теле , татар әдәбияты укытучысы Тәзкирә апалар турында да язып китмичә мөмкин түгел. Нәҗибә апа безнең икенче әниебез кебек булды. Һәрвакыт киңәшләрен биреп авыр чакта ярдәм итеп торды. Без аның белән хәзер коллегалар. Бер мәктәптә эшлибез. Авыр чагында киңәшне аннан сорасак, кирәк вакытта ярдәм дә итәбез.
Татар телен яратырга өйрәткән РСФСРның атказанган укытучысы, бүгенге көндә лаеклы ялдагы авылыбызның хөрмәтле кешесе – абыстаебыз Тәзкирә апага мин аеруча рәхмәтле. Тәзкирә апа, сабый күңелен аңлый белә иде, дәрес темаларын да үзенчә җиңел, бала башына тиз генә барып җитәрлек итеп аңлатты. Мине шигырь, мәкалә язарга өйрәтүче дә сез бит Тәзкирә апа.
Хөрмәтле укытучыларым, сезне барыгызны да соң булса да бәйрәм белән тәбрик итәм.
Чәчәк бәйләмнәре бирер идем
Алар бик тиз шиңәр, сулырлар.
Кәгазь битендәге сүзләр,
Ташламасагыз мәңге торырлар.
Сәламәтлек юлдаш булсын сезгә,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Янәшә йөрсен һәрчакта.

Иң изге теләкләр белән Миләүшә Хәсәнова,
Мөслим районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


 

news_right_1
news_right_2
news_bot