news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларның профессиональ этикасы кагыйдәләре расланачак

Этика кагыйдәләрен төзүгә соңгы елларда укытучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган язмалар һәм фотоларга кагылышлы бәхәсле очракларның ешаюы этәргән.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлеге белән берлектә, укытучының профессиональ этикасы кагыйдәләре нигезләмәсен төзегән. Әлеге документ барлык төбәкләргә дә җибәрелә, дип хәбәр итә ТАСС. Һәр төбәк үз кагыйдәләрен расларга тиеш булачак.

“Педагоглар, дәүләт һәм җәмгыять алдында җаваплылык тоеп, беренче чиратта интернетта һәм балалар күрә алган башка урыннарда укучыларның сәламәтлегенә һәм рухи үсешенә зыян китерердәй мәгълүматлар урнаштырырга тиеш түгел”, - дип язылган министрлык нигезләмәсендә.

Мөгаллимнәргә укытучының, мәгариф оешмасының абруена тап төшерердәй хәлләрдә катнашмаска, вәзгыять гаделлек таләп иткән очракларда аны махсус комиссия яки суд органнары аша тикшертергә киңәш ителә.

Укытучыларның профессиональ этикасы кагыйдәләрен төзүгә соңгы елларда алар социаль челтәрләрдә урнаштырган язмалар һәм фотоларга кагылышлы бәхәсле очракларның ешаюы этәргән.

 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100