news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларның мониторинг тикшеренүендә иң түбән балл җыелган предметлар мәгълүм - исемлек

2016 елның нәтиҗәләре билгеле булды.

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Узган ел Татарстанда 11622 укытучы укучыларның БДИ биремнәре кысаларында мониторинг тикшеренүләре үткән. Алар рус теле, математика, физика, химия, биология, тарих, география, җәмгыять белеме, татар теле, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр буенча белемнәрен күрсәткән. Рус теленнән 1274 укытучы махсус әзерләнгән БДИ биремнәрен башкарган. Шуларның 30,6 проценты, ягъни 390 кеше, уртача баллны (уртача балл - 79,4) җыя алмаган. 8 укытучы исә түбән чикне үтә алмаучылар исемлегенә кергән.

Уртача балл җыя алмаучыларның иң күбесе  - мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр буенча - 38,5 процент (306 кешенең 118 се). Татар теленнән мониторинг узучыларның 43,4 проценты (2368 кешенең - 1028е), химия буенча - 20,8 проценты (211 кешенең - 44е) уртача баллны җыя алмаган.

Иң түбән чикне уза алмаучыларның да күбесе мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр предметыннан - алар 39 кеше. Математикадан андыйлар саны - 25 (1388 кеше мониторинг узган). Тарихтан -  14 (508 катаншучыдан), җәмгыять белеменнән - 18 кеше (402 дән), географиядән - 10 кеше (478 дән) түбән "баскыч" ны уза алмаган.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Арчадагы күчмә утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100