Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Укытучыларның мәктәптә битлек киеп йөрүе һәр төбәктә аерым билгеләнәчәк
Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән барлык укытучылар да шәхси саклану чаралары кияргә тиеш дигән күрсәтмә бирмәгән.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Мәктәптә укытучылар мәҗбүри рәвештә битлек киеп йөрергә тиеш дигән гомуми күрсәтмә юк. Урыннардагы эпидемиологик вәзгыятькә карап, моны һәр төбәк аерым хәл итә. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«1 сентябрьдән илдәге барлык укытучылар битлек киеп йөрергә тиеш дигән күрсәтмә юк», — диелә хәбәрдә.
Шәхси саклану чаралары куллану ихтыяҗы урыннарда коронавирус белән вәзгыятькә бәйле. «Бу сорау төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хәл ителәчәк», — дип аңлатканнар ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз